Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания для обучающихся проводятся классные часы с 10-минутным информационным блоком, посвященным Великой Отечественной войне 25.01.2022
-
Сегодня состоялось открытие Месячника гражданско-патриотического воспитания в МБОУ «Гимназия имени М М Вахитова» 23.01.2022
-
“Гимназия үз укучыларын барлый” акциясе 23.01.2022
Хава Шакирҗан кызы Җәләлова 1929 нчы елда Куҗак авылында туа. Аның балачагы авыр елларга туры килә. 4 нче сыйныфта укыганда, сугыш башланып китә. Ике абыйсы яу кырына алына. Әтисе сукыр, әнисе авыру, сеңлесе кечкенә. Гаиләне алып табу эше 12 яшьлек кыз җилкәсенә төшә. 7 нче сыйныф укучысы Хаваны колхозга үлчәүче итеп куялар. Яшүсмер кызга иртә олыгаерга туры килә. “Кырга почта килгәнен дүрт күз белән көтеп торабыз. Хат ташучы кемгәдер туганының үлгән хәбәрен, кемгәдер шатлыклы хат китерә. Без дә бер абыйның вафат булу кәгазен алдык. Елау, кемнеңдер, туганының исән булганына сөенеп, шатлыктан көлү тавышлары... Шуның өстенә халык ачлыктан җәфа күрә. 100 грамм ашлык урлаган өчен, бер ел төрмә яный. Кырда эшләгән вакытта, өлгергән башакны уып ашап, тамакны туйдырабыз”, - дип искә ала Хава апа ул елларны.
Озакламый яшүсмер кызның Камил абыйсы сугыштан II группа инвалид булып кайта. Азрак сәламәтләнгәч, колхозга мич чыгара башлый. Гаилә хәле дә җайланып китә. Зирәк кыз урта белем алырга тели. 1944 нче елда Хава да Чәчкап җидееллык мәктәбен тәмамлаган 27 иптәше белән бергә М. М. Вахитов исемендәге мәктәпкә укырга килә. Бу вакытта уку йорты белән сугыштан кайткан Шәйхи Нәҗми улы Шәмсетдинов җитәкчелек итә. Галимҗан Шәрип улы Салихов завуч итеп билгеләнә.
Авылдан килеп укучыларга рус телен үзләштерү, шәһәр укучылары арасына кереп китү авыр була. “Нигә бер дә җавап бирмисез?” - дип, Барлас (соңыннан язучы Барлас Камалов буларак таныла) сыйныфташларына дәресләрдә кыюрак булырга куша. Сугыш чорында авыр эшләргә җибәрүдән куркып Буа мәктәбенә җыелган балаларның күбесе 10 нчы сыйныфны тәмамлый алмыйлар. Чәчкап мәктәбеннән килгән 27 укучының берсе - Хава гына 1947 нче елда М.М. Вахитов исемендәге уку йортын тәмамлау бәхетенә ирешә.
Хава Шакирҗан кызы бер төркем иптәшләре белән Тәтеш педагогия техникумына читтән торып укырга керә. 1947 - 1949 нчы елларда Чәчкап мәктәбендә укыта. Тормышка чыгып, Буа шәһәренә килгәч, балалар санаториясендә тәрбияче булып эшли. 1977 нче елда тәрбиячеләр арасында “Социалистик ярышта җиңүче” исемен ала.
Лаеклы ялга чыккач та, Х.Ш. Җәләлова һөнәри эшчәнлеген туктатмый. Буа халкына армый-талмый дини белем бирә. Бик күп кеше аның хәер-фатихасы белән дин юлына кереп китә.
Хава апа 70 ел элек башлаган укытучылык хезмәтенә бүген дә тугрылыгын саклый: һәр килгән кешегә төпле киңәшләрен бирә, тормыш дәресләренә өйрәтә. Ак яулыклы дәү әни булып, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенеп, илебезгә, көнебезгә бәрәкәтле киләчәк теләп яши.
-
“Гимназия үз укучыларын барлый” акциясе дәвам итә 19.01.2022
18 нче гыйнварда М.М. Вахитов исемендәге уку йорты 100 еллык юбилее унаеннан “Гимназия үз укучыларын барлый” акциясе кысаларында чираттагы очрашу булып узды. Чираттагы кунагыбыз - 2005 нче чыгарылыш сыйныфы укучысы Шакиров Рифат Рифкать улы.
Рифат Рифкать улы 1987 елның 9 декабрендә ТР Буа районы Карлы авылында туа. 1996-2005 елларда Буа шәһәрендәге М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә укый. Гимназиядә укыганда ук дусты Сайранов Раил Әлфәт улы белән үзләренең язмышларын хәрби эш белән бәйләргә хыялланалар. Үҗәтлек, гимназиядәге алган белем аларның хыялларын тормышка ашырырга булыша. 2005 елда алар икесе дә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының югары һөнәри белем бирүнең дәүләт мәгариф учреждениясе “Казан югары артиллерия команда училищесы”на кабул ителәләр. 5 ел дәвамында ике егет тә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр, яхшы укыйлар, башкалар өчен үрнәк булалар. 2010 нчы елда алар икесе дә имтиханнарын гел “5” генә биреп, хәрби училищены кызыл диплом белән тәмамлыйлар. Алар бүген дә бергә - Үзәк хәрби округы реактив артиллерия дивизионының хәрби частенда хезмәт итәләр.
Шакиров Рифат Рифкать улы частьта күзәтчелек начальнигы булып хезмәт итә. 2015 нче елдан капитан званиясендә. Хәрби бурычны үтәгәндә дөньяның төрле илләрендәге “кайнар нокталар”да була, алардан исән-сау әйләнеп кайта. Хәрби бурычларны үтәгән өчен командованиенең “Мактау Хат” ына лаек була, “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы” билгесе бар.
Рифат Рифкать улы очрашуда өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәсендә хәрби бурыч, Ватанны саклау мәсьәләләрен күтәрде. Хәзерге чордагы хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре: альтернатив хезмәт итү һәм контракт системасы -турында сөйләде. Егетләрне хәрби хезмәткә барырга өндәде.
Ул үзе укыган гимназия укытучыларына, хезмәткәрләренә зур рәхмәтен җиткерде. Кайда гына яшәүләренә карамастан, гимназиянең элекке укучыларының уку йорты белән кызыксынып торулары һәм аның уңышларына шатланулары турында белдерде. Очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
-
“Гимназия үз укучыларын барлый” акциясе 14.01.2022
М.М. Вахитов исемендәге уку йорты 100 еллык юбилее уңаеннан “Гимназия үз укучыларын барлый” акциясен башлап җибәрде. Гимназиянең “Музей эше” түгәрәгендә шөгыльләнүче эзтабарлар төркеме Сталинград янындагы каты сугышларда катнашкан 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллинның өендә булды.
Р.И. Төхфәтуллин 1920 нче елның 5 нче гыйнваренда Буа шәһәре Түбән Наратбаш авылында туа. 1939 нчы елда, М.Вахитов исемендәге мәктәптә урта белем алып, Белоруссиянең Бобуйск шәһәрендәге хәрби училищега укырга керә. Ике ел укыганнан соң, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланып китә. Сугыш башлануның бишенче көнендә немецлар Бобруйск шәһәрен басып алалар. Бик көчле сугыш бара. Дошман җирдән дә, күктән дә бомбага тота. Кичәге курсантларны тиз арада хәрби атучылар итеп әзерләү бурычы куела.
Хәрби училище танкистлар әзерли башлый. Курсантларны Сталинград астындагы хәрби лагерьга күчерәләр, танк җыючылар итеп укыталар. Озак та үтми, сугыш Сталинградка килеп җитә. Танк батальонына дошманның юлына каршы төшәргә дигән боерык бирелә. Р. Төхфәтуллин экипажы бу боерыкны тулысынча үти, әмма дошман аларның танкын шартлата. Мазутлы киемнәргә ут каба, танк дөрләп яна. Кызган тимер тавы эчендә экипажның төзүчесе һәм атучысы һәлак була. 20 яшьлек командир Рәүф Төхфәтуллин белән йөртүче-механик, янган танктан чыгып, ут капкан киемнәрен сүндерәләр. Өскә кигән гимнастерка, янып, тәнгә ябыша. Ләкин егетләр бирешмиләр. Бер-берсенә булышып, яралы килеш якындагы госпитальгә көч-хәл белән килеп җитәләр. Яралар төзәлгәнче, шактый вакыт үтә.
Ахырдан экипажга “Батырлык өчен” медале тапшырыла. Экипажның төзүчесе һәм атучысы да үлгәннән соң бу медаль белән бүләкләнә.
Госпитальдән терелеп чыкканнан соң, офицер Рәүф Төхфәтуллинны, күпме сораса да, фронтка җибәрмиләр. Аңа танк батальоны өчен яшь солдатлар әзерләү эше йөкләнә. Ул йөзләгән танкистны сугыш һөнәренә өйрәтә. Нык әзерлекле танкистларны сугышка озатып кына торалар.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң 1965 нче елга кадәр Совет Армиясе сафларында танк взводы командиры булып хезмәт итә. 30 ел Украинадагы Алчевск тау-металлургия институтында бүлек начальнигы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, туганнары янына Буа шәһәренә кайта.
Рәүф абый – гимназиябез горурлыгы. Бер гасырдан артык яшәвенә карамастан, аның зирәклеге, шаян, хәтере яхшы булуы сокландыра. Бергә мәктәпне тәмамлаган унике сыйныфташының исемен генә түгел, кайда яшәгәннәре, нинди хезмәт башкаруларына кадәр эзлекле итеп сөйли. Һәрберсен хөрмәт белән искә ала. Тверь шәһәрендә гомер итүче кызлары Дина, Валентина белән горурлана. Үзләре дә өлкән яшьтә булган кызларының фотоларын кулыннан төшерми. Туганы Гомәрнең кызы Наилә ханымның гаиләсен “абый” дип якын күрүләре, туган җанлы булулары өчен яратып сөйли.
Рәүф абыйның төгәллегенә хәйрән каласың. 102 яшьлек ветеран, чын командирларча басып, үзе белән очрашуга килгән балаларга илебезнең патриотлары булып үсегез дип теләкләр теләде. Без дә үз чиратыбызда: “Гимназия юбилеенда очрашабыз әле, Рәүф абый, сәламәт булыгыз !” – дип саубуллаштык.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы / Торжественная церемония закрытия Года родных языков и единства народов 19.12.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы
17 нче декабрь көнне гимназиянең актлар залында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы узды. Бәйрәмдә татар, рус, чуваш халыкларының шигырьләре, җырлары яңгырады. Мәктәп темасына караган кызыклы хәлләр сәхнәләштерелде. Укучылар төрле милләт биюләрен биеделәр. Ел дәвамында үткәрелгән чараларда иң актив катнашкан сыйныфларга мактау грамоталары тапшырды.
Торжественная церемония закрытия Года родных языков и единства народов
17 декабря в актовом зале гимназии состоялась торжественная церемония закрытия Года родных языков и единства народов. На празднике прозвучали стихи, песни татарского, русского, чувашского народов. Учащиеся поставили сценки на школьную тему, исполняли национальные танцы. Было объявлено благодарность и вручены почетные грамоты классам, принимавшим самое активное участие в мероприятиях, проводимых в течение года.
-
9 декабря- Международный день борьбы с коррупцией 09.12.2021
Для обучающихся гимназии проведены тематические классыне часы по тему:
" 9 декабря- Международный день борьбы с коррупцией"
-
9 декабря День Героев Отечества 09.12.2021
День Героев Отечества в России — это памятная дата, которая отмечается ежегодно 9 декабря. Она установлена Федеральным законом Российской Федерации № 22-ФЗ от 28 февраля 2007 года «О внесении изменения в статью 1-1 Федерального закона «О днях воинской славы и памятных датах России»
Для обучающихся гимназии проведены тематиечские классные часы, беседы
-
Профилактика правонарушений среди несовершеннолетних 08.12.2021
С целью профилактики правонарушении среди несовершеннолетних для обучающихся 6-11 классов организована встреча с инспектором КДН Низамовым Д.М
Инспектор во время беседы обусудил с обучающимися следующие вопросы:
- профилактика правонарушений среди несовершеннолетних;
- деструктивные группы;
- профилактика наркомании, алкоголизма и табакокурения( профилактика курения электронных сигарет)
- соблюдения З№ 71, от04.10.2010г;
- соблюдение ПДД, ношение светоотрожающих элементов;
- основные правила безопасности в период новогодних праздников;
- разное
Динар Маратович ответил навопросы обучающихся
-
Правовая грамотность 05.12.2021
На основании плана ВР гимназии, в рамках Декады правовых знаний, с целью ознакомления детей основными законами и правами несовершеннолетних, профилактики правонарушений, формирования правовой грамотности для обучающихся гимназии проводятся тематические беседы, классыне часы на правовую тематику