Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Туфан Миңнуллин исемендәге X республикакүләм фәнни-гамәли конференция 28.03.2023
25 нче март көнне Казан шәһәренең Ф. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче номерлы гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге X республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. М.Вахитов исемендәге гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Саттарова Энҗе, Журналистика “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә катнашып, лауреат булды һәм мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Энҗе районыбызның билгеле шәхесе – карабодай эшкәртү заводына нигез салучы Мөхәмәтҗанов Мөхәрәм Тимергали улы, аның күренекле драматург Туфан Миңнуллин белән эшчәнлеге һәм дуслыгы турында мәкалә язды һәм яклады. Энҗегә киләчәктә уңышлар телибез.
-
Будущие первоклассники привыкают к школе. 25.03.2023
-
Организация безопасного весеннего отдыха обучающихся 25.03.2023
-
Умные каникулы. 25.03.2023
-
Ученица 10 класса. МБОУ 'Гимназия имени М.М.Вахитова" г.Буинска РТ Хусаинова Аделя заняла 1 место в региональном этапе Чемпионата по профессиональному мастерству 'Профессионалы" Республики Татарстан 2023 года в компетенции 'Ветеринария" (юниоры) 24.03.2023
-
Нәүруз бәйрәме мизгелләре 22.03.2023
-
“Татар кызы – 2023” район бәйгесе 22.03.2023
22 нче март көнне районның Мәдәни үсеш үзәгендә “Татар кызы – 2023” бәйгесе үткәрелде. М.М. Вахитов исемендәге гимназия данын яклап, бәйгедә 10 нче сыйныф укучысы Гафиятуллина Сылу катнашты. Чарада ветиринария техникумы һәм район мәктәпләреннән килгән җиде кыз көч сынашты. Барлык сынауларны да уңышлы үтеп, Сылу “Иң тырыш кыз” номинациясендә җиңү яулады. Буа муниципаль районы мәдәният идарәсенең грамотасы, “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитеты иҗтимагый оешмасы Буа муниципаль районы җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сылуга укуында да уңышлар телибез!
-
Нәүрүз котлы булсын! 22.03.2023
-
Бәйрәм ярминкәсендә 22.03.2023
-
М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә төбәкара семинар 10.03.2023
10 нчы март көнне М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда уку компетентлыгы нигезләрен формалаштыру һәм үстерү” темасына туган тел укытучыларының төбәкара семинары узды. Семинарда Ульяновск өлкәсеннән; Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Буа районнарыннан мәгариф идарәсе методистлары, туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты.
Кунакларга 5, 9, 10 нчы сыйныфларда Г. Тукай, Г. Ибраһимов, А. Гыйләҗев иҗатлары буенча ачык дәресләр; Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Күңел кыллары – бәхет гөлләре” исемле чара күрсәтелде. Буа районы укытучылары, осталык дәресләре әзерләп, тәҗрибә уртаклаштылар. Ульяновск өлкәсе Белем күтәрү институты баш белгече Ә.С. Абутдинова үзләре яшәгән җирлектәге милли мәгариф торышы белән таныштырды. Ульяновск өлкәсендә туган телне укыту торышы, туган телнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Татарстан белән ныклы элемтәдә торулары, Татарстаннан методик ярдәм алулары, Буа төбәгендә узган чараларга теләп килүләре хакында әйтте.
Семинарга кунак итеп җирле шагыйрә, хикәяләр, повестьлар, җырлар авторы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова чакырылды. Автор тарихи-биографик материаллар тупланган “Баллы кирпеч” китабы белән таныштырды. Дүрт бүлектән торган китапта XIX - XX гасырда яшәгән мәшһүр ташчы, кирпеч сугу остасы, халык архитекторы Ибәтулла Габдерәхим улы Рәхмәтуллин мирасы, нәселе турында биографик повесть, хикәяләр, истәлек-хатирәләр, энциклопедик материаллар, тарихи сурәтләр тупланган. 2022 нче елда дөнья күргән хезмәт һәр укытучының өстәл китабы булырлык.
Семинарга килгән кунаклар, мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән рухи азык, иҗади дәрт, бетмәс энергия алып киттеләр. Милләтебез яшәсен өчен, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең әһәмияте искиткеч зур, укытучылар башкарган һәр хезмәт кыйммәтле булуына тагын бер кат ышандылар.