Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
В пришкольном лагере "Кояш" смогут отдохнуть 85 воспитанников гимназии. 05.06.2023
-
Лагерь труда и отдыха начал свою работу. 05.06.2023
-
Последний звонок 2023 23.05.2023
Сегодня прозвенел " Последний звонок" для выпускников 11,9 классов
-
Гимназиядә кунак бар 20.05.2023
18 нче май - Халыкара музейлар көне. Быел ул укытучы һәм остаз елы кысаларында үтте. Шул уңайдан гимназиядә шагыйрә, язучы, җырлар авторы, Р. Сагдиев исемендәге мәктәптә шагыйрь Р. Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеен оештыручы, Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Гомәр Толымбай һәм Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты Гөлнур Хәлил кызы Айзатуллова катнашында “Яшәү яме” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. 8а сыйныфы укучылары шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. 6а сыйныфы укучылары Г. Айзатның гимназия юбилее уңаеннан язган шигырен сөйләделәр. 10 нчы сыйныфлар язучының әсәрләре буенча фикер алыштылар; сорауларына җаваплар алдылар, җырларын җырладылар. Кичә ахырында Гөлнур Хәлил кызы да укучыларга үзенең җырларын башкарды, шигырьләрен укыды. Каләм тибрәтүче яшь шагыйрьләргә китапларын бүләк итте.
Чараның икенче өлеше гимназия музеенда дәвам итте. Экскурсоводлар кунакны гимназия тарихы белән таныштырдылар. Гөлнур Айзат аларга үз киңәшләрен бирде. Музейга “Баллы кирпеч”, “Гармунчы Хәтирә” китапларын бүләк итеп, истәлекләр дәфтәренә матур теләкләрен язып калдырды.
Кичә ахырында Гөлнур Айзат: “ Яшәүнең матурлыгын, ямен әнисен хөрмәт иткән, туган телен яраткан, шәфкатьле, кешелекле бала гына аңлар. Яшәү ямен югалтмагыз, укучылар!” – диде. Җәйге каникулга китәр алдыннан күңелдә озак сакланырлык матур очрашу бүләк итеп калдырды.
-
Организация безопасного летнего отдыха. Профилактическая работа с родителями и обучающимися гимназии 19.05.2023
На основании плана ВР гимназии, с целью проведения профилактической работы среди несовершеннолетних и родителей, с целью организации безопасного летнего отдыха обучающихся в период летних каникул, формирования правовой грамотности среди обучающихся и родителей гимназии проведены профилакческие беседы, инструктажы,родительские собрания. Родители и обучающиеся ознакомлены с планом работы гимназии в период летних каникул. (Пришкольный лагерь труда и отдыха, пришкольный оздоровительный лагерь, районные лагеря "Чайка", "Бор", республиканские лагеря "Сэлэт", палаточные лагеря и т д)
-
Башкалага экскурсия 13.05.2023
12 нче май көнне 5а, 6а, 7а сыйныф укучылары, башкаланың истәлекле урыннары белән танышу максатыннан, Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Сәяхәт ТРның милли музееннан башланып китте. Укучылар музейда халкыбызның үткән тарихы, этнографиясе, ТРда яшәүче милләтләрнең яшәү рәвеше, күренекле шәхесләренә бәйле экспонатлар белән таныштылар; 3D аша шәһәрнең XX гасырдагы чорына виртуаль сәяхәт ясадылар. Кроссворд чишеп, Казан тарихына бәйле сорауларга җаваплар биреп, үзләштергән белемнәренә “имтихан тоттылыр”. М. Җәлил һәйкәлен, Казан Кремлен күрделәр. Башкалага сәяхәттән укучылар, үткән тарихыбыз турында кызыклы мәгълүматлар белеп, Казанның Бауман урамында ял итеп, матур истәлекләр белән кайттылар.
-
Яздан аерып булмый Тукайны 27.04.2023Вахитов исемендәге гимназиядә 26 нчы апрель көнне Бөек Тукаебызга багышланган "Яздан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Сәхнәдә бөек шагыйребезнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Якташ шагыйрьләрнең шигырьләре дә өйрәнелгән иде. Каләм тибрәтүче укучыларыбыз үз шигырьләре белән таныштырды. 5-6 нчы сыйныфлар арасында Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе үткәрелде. Чара Туган тел җыры белән тәмамланды.Район күләмендә үткәрелгән "Без Тукайлы халык мәңгегә" шигырь бәйгесендә җиңүчеләребез Яшьләр паркына бүләкләү тантанасына бардылар, шигырьләрен сәхнәдә сөйләделәр.Киләчәктә дә укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Апрель - бөек Тукай ае 18.04.2023
Апрель - бөек Тукай ае. Шагыйрьнең тормышы турында укучыларга күбрәк мәгълүмат бирү, иҗатына кызыксыну уяту максатыннан, 5а,6а,7а,8а сыйныфларында Тукайның мәңгелек юлы" исемле читтән торып экскурсия үткәрелде. 2023 нче елның 15 нче апрелендә бөек шагыйрь Г. Тукайның вафат булуына 110 ел тулды. Укучылар шагыйрь дәваланган Клячкин больницасы, соңгы көннәрен үткәргән палата, соңгы яшәгән урыны - Амур кунакханәсе, Печән базары, Нурулла мәчете, Юнысовлар мәйданы аша үттеләр. Шагыйрьнең тормышын искә алдылар, аның иҗатына багышланган китаплар белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр.
-
Педагогик сыйныфлар арасында республикакүләм олимпиада 15.04.2023
13 нче апрель көнне Арча педагогия көллиятендә педагогик сыйныфлар арасында республикакүләм олимпиада үткәрелде. Ул ике турда оештырылды. Компьютерда тест эшләделәр һәм педагогика һәм психологиягә кагылышлы сорауларга телдән җавап бирделәр.
6 нчы Б сыйныфы укучылары бу бәйгедә үзләренең белемле, әзерлекле булуын күрсәттеләр. Хәмидуллин Айнур, иң күп балл җыеп, 1 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Садыйкова Дарина 3 нче урын алды. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Веселые каникулы. Мастер- класс по запуску бумажных самолетов 29.03.2023