Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
| Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
| E-Mail: | Sch681@mail.ru, Sbut.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
| Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Новости нашей школы
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Урманга поход 26.02.2014

7-9 нчы сыйныфлар кышкы урманга походка бардылар
-
Күңелле стартлар 25.02.2014

Бүген безнең мәктәптә 1-5 нче сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" ярышы булып узды. Укучылар ике командага бүленеп йөгерү, баскетбол тубы йөртү, кәрҗингә туп кертү, эстафета уеннары, обруч әйләндерү кебек спорт төрләре буенча ярыштылар.Барысы да бик тырышып уйнадылар. Ярыш бик күңелле үтте.
Уен-ярышны физкультура укытучысы М.А. Низамов оештырды
Ярыштан фотолар >>>>>https://edu.tatar.ru/buinsk/b-uteevo/sch/page97557.htm/page1777674.htm
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2014

Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә зур уңышлар, шатлык — куанычлар, озын гомер телибез!
Шушы уңайдан безнең мәктәптә "Ягез әле, егетләр" бәйгесе булды. 5-9 нчы сыйныф малайлары "Бөркет" һәм "Десантчылар" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Бөркет" командасы җиңү яулады..
Класстан тыш чараны физкультура укытучысы Низамов М.А. үткәрде.
-
21 февраль- Халыкара туган тел көне 21.02.2014

21 февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәптә 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында бәйге узды. Класстан тыш чараның максаты- туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү. Укучылар "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Тапкырлар" командасы җиңү яулады.
Класстан тыш чараны татар теле һәм әдәбият укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы әзерләде.
Фотолар >>>>>>>https://edu.tatar.ru/buinsk/b-uteevo/sch/page97557.htm/page1766211.htm
-
"Соңгы герой" уены
19.02.2014
Тарих атналыгы үзенең мавыктыргыч вакыйгалары, уеннары белән дәвам итә. Бүген 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары катнашында "Соңгы герой" уены булды. Анда укучылар картадан үз утрауларын табып төрле уеннар уйнадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 18.02.2014

18 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды.
Көн тәртибе
1) 2014 нче елда ОГЭ тапшыру турында информация. (Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Ч.Ә.Ярмөхәммәтова)
2) ГИА (ОГЭ) га әзерлекнең торышы (математика укытучысы Ф,Ф.Салаватуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г.Нигьматуллина һәм татар теле укытучысы Ф.Р.Латыпова )
-
“Халкыбызның күңел бизәкләре” рәсемнәр күргәзмәсе 18.02.2014

-
17-22 февраль- тарих атналыгы 17.02.2014

17- 22 февраль - тарих атналыгы.
-
Укытучылар командасы район чаңгы ярышында 16.02.2014

Бүген безнең мәктәп укытучылары район чаңгы ярышында катнаштылар. Эстафета ярышында команда түбәндәге состав белән чыгыш ясады: Низамова Сөмбел, Латыпова Фирая, Залялетдинов Рөстәм һәм Низамов Мөслим.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган КВН. 15.02.2014

Бүген безнең мәктәптә Муса Җәлил иҗатына багышланган КВН булды. Бу кичә М.Җәлил үрнәгендә гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында балаларның белемнәрен баету, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде.
Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы оештырды.








