Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында катнашу
05.03.2014
Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында безнең мәктәп укучылары актив катнашты.
-
Чаңгы ярышы
01.03.2014
Физкультура атналыгы кысаларында безнең мәктәптә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында чаңгы ярышы булды. Ярышта укучылар бик теләп катнаштылар. Призлы урын алган укучыларга мәктәп администрациясе грамоталар тапшырды. Ярышны физкультура укытучысы Низамов М.А. оештырды.
-
Урманга поход
26.02.2014
7-9 нчы сыйныфлар кышкы урманга походка бардылар
-
Күңелле стартлар
25.02.2014
Бүген безнең мәктәптә 1-5 нче сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" ярышы булып узды. Укучылар ике командага бүленеп йөгерү, баскетбол тубы йөртү, кәрҗингә туп кертү, эстафета уеннары, обруч әйләндерү кебек спорт төрләре буенча ярыштылар.Барысы да бик тырышып уйнадылар. Ярыш бик күңелле үтте.
Уен-ярышны физкультура укытучысы М.А. Низамов оештырды
Ярыштан фотолар >>>>>https://edu.tatar.ru/buinsk/b-uteevo/sch/page97557.htm/page1777674.htm
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне
22.02.2014
Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә зур уңышлар, шатлык — куанычлар, озын гомер телибез!
Шушы уңайдан безнең мәктәптә "Ягез әле, егетләр" бәйгесе булды. 5-9 нчы сыйныф малайлары "Бөркет" һәм "Десантчылар" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Бөркет" командасы җиңү яулады..
Класстан тыш чараны физкультура укытучысы Низамов М.А. үткәрде.
-
21 февраль- Халыкара туган тел көне
21.02.2014
21 февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәптә 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында бәйге узды. Класстан тыш чараның максаты- туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү. Укучылар "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Тапкырлар" командасы җиңү яулады.
Класстан тыш чараны татар теле һәм әдәбият укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы әзерләде.
Фотолар >>>>>>>https://edu.tatar.ru/buinsk/b-uteevo/sch/page97557.htm/page1766211.htm
-
"Соңгы герой" уены
19.02.2014
Тарих атналыгы үзенең мавыктыргыч вакыйгалары, уеннары белән дәвам итә. Бүген 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары катнашында "Соңгы герой" уены булды. Анда укучылар картадан үз утрауларын табып төрле уеннар уйнадылар.
-
Ата-аналар җыелышы
18.02.2014
18 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды.
Көн тәртибе
1) 2014 нче елда ОГЭ тапшыру турында информация. (Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Ч.Ә.Ярмөхәммәтова)
2) ГИА (ОГЭ) га әзерлекнең торышы (математика укытучысы Ф,Ф.Салаватуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г.Нигьматуллина һәм татар теле укытучысы Ф.Р.Латыпова )
- “Халкыбызның күңел бизәкләре” рәсемнәр күргәзмәсе 18.02.2014
-
17-22 февраль- тарих атналыгы
17.02.2014
17- 22 февраль - тарих атналыгы.