Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422414, РТ, Буинский район, д. Бик-Утеево, ул. Центральная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-745-01-86 |
E-Mail: | Sch681@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бик-Утеевская ООШ " |
Руководитель: | Низамова Сюмбель Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1951 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бик-Утеевская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Иске фотография сөйләде" конкурсында уңыш 06.03.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап туган якны өйрәнү буенча район күләмендә үткәрелгән "Иске сүрәт сөйләде" фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсында катнашып , IV нче сыйныф укучысы Латыпова Азалия 2 нче урын яулады. II нче сыйныф укучылары Низамова Алия һәм Низамова Лилияләр катнашучы грамотасына лаек булдылар. ( Җитәкчеләре: тарих укытучысы Шарапова Ф.Р.)
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган акциядә уңыш 06.03.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Россияне яратып без изге эшләр белән бердәм" Бөтенроссия балалар акциясенең район этабында 8 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Рамилә "Графика" номинациясендә I урын яулады. (Җитәкчесе: Салаватуллина Ф.Ф.)
-
Мәктәп күләмендә чаңгы ярышы 04.03.2015
Бүген мәктәп күләмендә чаңгы ярышы булды.
-
Укучылар "Ният" фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар 27.02.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап район күләмендә үткәрелгән "Ният" балалар театр фестивалендә безнең мәктәп укучылары Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" мелодрамасын сәхнәләштерделәр. Укучылар бу сәхнә әсәрен Бик-Үти һәм Ташкичү мәдәният йортларында да тамашачыларга тәгъдим иттеләр.
-
Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында катнашу 27.02.2015
27 нче февраль көнне безнең мәктәп укучылары Югары Лашчы авылында Миләүшә Зарипова истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында актив катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар арасында Залялетдинов Ислам (1 нче сыйныф) 4 нче урын, Шиһапов Нәфис (3 нче сыйныф) 5 нче урын алдылар. ( Җитәкчеләре- физик тәрбия укытучысы Низамов М.А)
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. 24.02.2015
Бүген безнең мәктәптә 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үтте. Аны физик тәрбия укытучысы Низамов Мөслим оештырды. Бәйгедә ике команда ярышты. Алар өчен төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләнгән иде. Һәркем бәйрәмнән канәгатъ калды.
-
21 нче февраль- Туган тел көне. 21.02.2015
21 нче февраль- Туган тел көне уңаеннан мәктәп күләмендә "Туган телем- киңдер сиңа күңел түрем" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар актив катнаштылар. Кичә эчтәлекле һәм күңелле үтте.
-
"Сказка-ложь, да в ней-намек, добрым молодцам урок" 20.02.2015
20 февраля ученики 6-9 классов инсценировали русскую народную сказку "Василиса Примудрая". Мероприятие посвящено Году Литературы
-
Әфганстан-йөрәк ярасы. 17.02.2015
15 февраль- Әфганстаннан соңгы совет солдаты чыккан көн. Шушы уңайдан безнең мәктәптә "Әфганстан- йөрәк ярасы" дип исемләнгән, 6-7 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә 16.02.2015
16 нчы февраль көнне күренекле патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәне татар теле һәм әдәбият укытучысы Латыпова Фирая Равил кызы үткәрде. Укучылар сәнгатьле итеп М. Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.