Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Эш беткәч уйнарга ярый 26.04.2019
4 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның туган көненә бүләк итеп, аның “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырен зур осталык белән сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
“Кәҗә белән Сарык” әкияте 26.04.2019
6 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп уйнадылар.
-
Кояш илә Яңгыр 26.04.2019
7 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның “Кояш илә Яңгыр” шигырен сәхнәләштерделәр.
-
Пар ат 26.04.2019
8 нче сыйныф укучылары башкаруында Г.Тукайның “Пар ат” шигыренә язылган җыр Г.Тукай туган көн бәйрәменә тагын да бер нур өстәде.
-
Таз 26.04.2019
9 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның атаклы “Таз” шигырен сәхнәләштерделәр.
-
Кишер өмәсе 25.04.2019
Аксуда кишер чәчәр вакыт җитте: көннәр җылынды, җир кипте, туфрак әзер. Укучылар да, өмә ясап, мәктәп бакчасына кишер чәчтеләр. Ашханәдә тукланыр өчен, яшелчәләрне шулай үзебез чәчеп үстерәбез без.
-
Мәктәп яны гөлт итеп торсын 25.04.2019
Республикабызда тирә-якны чистарту икеайлыгы бара. Шуңа күрә без дә өмәгә чыктык. Мәктәп янын, бакчаларны чүп-чардан чистарттык, алмагач төпләрен йомшарттык. Тирә-ягыбыз чиста булгач, үзебезгә дә күңелле бит.
-
“Ел укытучысы-2019” 18.04.2019
17 нче апрель көнне “Ел укытучысы-2019” кысаларында үткән төрле бәйгеләрдә җиңгән укытучыларны котлау тантанасы булды. Мәктәбебездән “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесенең район этабы җиңүчесе Губайдуллина И.И. Буа районы администарациясе җитәкчеләре тарафыннан мактау грамотасы белән бүләкләнде
-
“Класс җитәкчесе-2019” 18.04.2019
17 нче апрель көнне “Класс җитәкчесе-2019” бәйгесенең район этабы призёры Галяутдинова Л.М. Буа районы администарациясе җитәкчеләре тарафыннан мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Рус теленнән ВПР 17.04.2019
4 нче сыйныф укучылары рус теленнән ВПР эше диктант яздылар. Барысы да тырышып эшләделәр.