• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Бугульминский
  • Школы
  • МБОУ «Лицей №2» Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение лицей №2 Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Николай Гоголь урамы, 64 нче йорт
Телефон: +7(855)-944-44-68
E-Mail: Bugulmaliceum@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ лицей №2
Руководитель: Иванов Геннадий Александрович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 1237 учеников
У нас учат: 80 учителей

Новости лицея

“ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбият укытучыларының компетентлыгын камилләштерү юллары” темасына семинар

Опубликовано: 09.12.2015

4 ноябрь көнне  2 нче лицейда “ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбият укытучыларының компетентлыгын камилләштерү юллары” темасына семинар үтте. Семинарда Бөгелмә муниципаль  районы мәктәпләреннән 25 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Аның эшен Бөгелмә муниципаль  районы мәгариф идарәсе методисты Ф.Т.Мәхмүтова  ачты. Ул, “Россия Федерациясенең мәгариф турындагы” Законы, федераль дәүләт белем стандартларына таянып, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзгәрешләр, укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде.
Лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Зәйнуллина Ф.В. “Милли мәгарифнең сыйфатын күтәрү шарты буларак, укытучының һөнәри һәм шәхси үсеше белән идарә итү” дигән темага чыгыш ясады, семинарда катнашучыларны  лицей укытучыларының эш тәҗрибәсе белән таныштырды.  Укытучылар игътибарына “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр куллану”( Бәдретдинова А.Т.,  Хәйбуллина Г.М.),“Проект методын кулланып, иҗади шәхес тәрбияләү” (Миргасимова Г.Т.), “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара белем бирүне оештыру” (Невметулина Г.Ф.),“Балалар бакчасы һәм мәктәпнең эш системасында дәвамчанлык”(Хөснетдинова Р.Р.), “Татар телен һәм әдәбиятын укыту процессында  әхлакый тәрбия бирү                үзенчәлекләре”(Артыкбаева А.А.) темаларына чыгышлар  тәкъдим ителде.
Түгәрәк өстәл артында семинар эшенә йомгак ясалды, ул уңышлы дип билгеләнде.

Источник: Администратор

К списку новостей