• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Бугульминский
  • Школы
  • МБОУ «Лицей №2» Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение лицей №2 Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Николай Гоголь урамы, 64 нче йорт
Телефон: +7(855)-944-44-68
E-Mail: Bugulmaliceum@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ лицей №2
Руководитель: Иванов Геннадий Александрович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 1237 учеников
У нас учат: 80 учителей

Новости лицея

Туган телем-иркә гөлем

Опубликовано: 20.02.2015

ЮНЕСКО  тарафыннан 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне дип билгеләп үтелә. Һәрберебезгә мәгълүм, бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм төп җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. Ә халыклар юкка чыкмасын, аларның телләре саклансын өчен тырышу — бу Җир шарында мәдәниятнең күп төрлелеген саклап калу дигән сүз. 

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле.  20 нче февраль көнне, Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү максатыннан  2 нче лицейда шәһәр күләмендә “Туган телем-иркә гөлем” дигән ачык чара үткәрелде. Чараны 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары уздырды. Бәйрәмгә шәһәребез мәктәпләреннән татар теле укытучылары, укучылар җыелды. Кунакка күчтәнәчсез йөрмиләр. 1,7,8,16, нче мәктәп укытучылары  үзләре белән төрледән-төрле матур чыгышлар алып килгәннәр иде. Укучылар төрле телләрдә туган тел турында  шигырьләр сөйләделәр, милли җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Ачык чара презентация белән үрелеп барды. Аның ярдәмендә илебездә яшәгән төрле халыкларның гореф-гадәтләре, бәйрәм һәм көнкүреше турында слайдлар күрсәтелде. Тирән эчтәлекле җырлы-биюле тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм ике телдә – рус һәм татар телендә барды. Милли киемнәр кигән балалар бәйрәмнең бизәге иде. 

Кичәбез “Туган тел”не бергә җырлап тәмамланды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Невметулина Гөлнара Флурис кызы.


Источник: Администратор

Фоторепортаж:
Туган телем-иркә гөлем

К списку новостей