• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Бугульминский
  • Школы
  • МБОУ «Лицей №2» Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение лицей №2 Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Николай Гоголь урамы, 64 нче йорт
Телефон: +7(855)-944-44-68
E-Mail: Bugulmaliceum@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ лицей №2
Руководитель: Иванов Геннадий Александрович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 1237 учеников
У нас учат: 80 учителей

Новости лицея

“Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма ...” М.Җәлил

Опубликовано: 21.02.2022

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Лицей укучылары атна дәвамында М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган чараларда катнаштылар. 14 февраль көнне 8Б сыйныф укучылары сыйныф сәгате үткәрделәр. Лицей китапханәсендә 5,9 нчы сыйныф укучылары өчен  “Батырлыгы калыр гасырларда” дип аталган батырлык дәресләре узды. Балалар татар һәм рус телендә каһарман шәхеснең тормыш юлын чагылдырган, эчтәлекле мәгълүмат белән таныштылар. Шул ук вакытта  шагыйрьнең иҗатын да искә алдылар: ике телдә дә шигырьләре укылды. Дәреснең ахырында М.Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре тупланган “Моабит дәфтәре” турында фильмнан өзекләр һәм “Батырлыгы калыр гасырларда” дигән документаль фильм күрсәтелде. 15 февраль көнне 8 сыйныф укучылары шагыйрь иҗатына багышланган викторинада катнаштылар, рәсем күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч мәктәптә "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.  Әдәби кичәдә  1-4 нче сыйныф укучылары  бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Укучылар рус һәм татар телендә М.Җәлилнең шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Муса Джалиль (1906–1944 гг.)  - татарский поэт , Герой Советского Союза (звание было присвоено ему посмертно в 1956 году), а в 1957 году посмертно его наградили Ленинской премией. Муса Джалиль— поэт и журналист, ставший в годы Великой Отечественной войны военным корреспондентом и ярым борцом за свободу. Этому человеку суждено было прожить короткую, но яркую жизнь, наполненную лишениями и трудностями. Биография Мусы Джалиля, как и его творчество, наполнена борьбой, стремлениями и верой в светлое будущее русского народа.

В течение недели ученики лицея участвовали в различных мероприятиях, посвященных памяти поэту-Герою Мусы Джалилю (по плану).



К списку новостей