Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение лицей №2 Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»
Визитная карточка
Адрес: | 423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Николай Гоголь урамы, 64 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-944-44-68 |
E-Mail: | Bugulmaliceum@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ лицей №2 |
Руководитель: | Иванов Геннадий Александрович |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 1234 учеников |
У нас учат: | 80 учителей |
Новости лицея
Мероприятие, посвященное поэту-герою Мусе Джалилю
Опубликовано: 20.02.201315 февральдә Бөгелмә шәһәренең 6 нчы балалар бакчасында бик күркәм чара узды. Ул татар халкының бөек улы , герой-шагыйрь Муса Жәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган иде. Чараны 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре (Җитәкчесе-Наумова Любовь Валентиновна, тәрбиячеләр- Сираева Гөлфирә Фаррахетдиновна, Сәетвәлиева Алина Алимовна) һәм 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбият укытучылары ( Зәйнуллина Фәүзия Вәкилевна, Миргасимова Гөлнара Таһировна, Хөснетдинова Рәфия Ринатовна) оештырды. Шигырь бәйрәме шагыйрьнең биографиясенә багышланган презентация карау белән башланып китте, бакчага йөрүче балалар һәм 2 нче лицейның 2 нче сыйныф укучылары Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Бәйрәм ике телдә – рус һәм татар телендә барды. Милли киемнәр кигән балалар бәйрәмнең бизәге иде. Кичә барысының да күңеленә бик хуш килде.
Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган тел – халык язмышы, хәзинәсе, рухы, җаны. Шуның өчен татар кешесе үз телен белергә, балаларын өйрәтергә тиеш. Туган тел – туган җир кебек газиз һәм кадерле.
Источник: Администратор
К списку новостей