Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение лицей №2 Бугульминского муниципального района РТ, "Школа - центр компетенции в электронном образовании"/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2 нче лицей, "Мәктәп - электрон белем бирүче компетенция үзәге»
Визитная карточка
Адрес: | 423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, г. Бугульма, ул. Николая Гоголя, д. 64/423236, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Николай Гоголь урамы, 64 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-944-44-68 |
E-Mail: | Bugulmaliceum@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ лицей №2 |
Руководитель: | Иванов Геннадий Александрович |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 1234 учеников |
У нас учат: | 80 учителей |
Новости лицея
Туфан Габдулла улы Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе
Опубликовано: 08.04.2016Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясен оештырды.
Әлеге конференция быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, татар театрына нигез салынуга 110 ел, каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Шул ук вакытта Конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклау һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвәр Туфан Миңнуллин идеяләрен тормышка ашыру эшендә күркәм бер чара булып торды. Конференциягә килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы сайты модераторы, Туфан Миңнуллинның кызы Юнысова-Миңнуллина Әлфия Туфан кызы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты Мансур Гыйләҗев Аяз улы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъдиев Нәҗип улы һәм КФУ доцентлары, профессорлары да бар иде. Укучыларга һәм аларның укытучыларына алар белән күрешү икеләтә бәйрәм иде. Шундый шәхесләр белән очрашулар еш булып тормый шул!
2 нче лицейның 11 нче В сыйныфы укучысы Мусина Ләйсән Камил кызы (укытучысы Невметулина Г.Ф.) “Үзем сайлаган язмыш” фәнни – эшләр секциясендә “Роберт Миңнуллин иҗатында – балалар”, ә 6 нчы сыйныф укучысы Абдурахманова Диана Шәрип кызы (укытучысы Хафизова Р.Х) “Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган әсәрләрендә әхлак тәрбиясе” исемле хезмәтләре белән чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, укуларында зур уңышлар телибез!
Источник: Администратор
Фоторепортаж:
Туфан Габдулла улы Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе