Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
| Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
| E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевская основная школа |
| Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 65 учеников / 65 укучы |
| У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел 23.04.2015

23 апреля ученики пятого класса посетили детский сад "Чишмәкәй". Они показали театрализованное представление с танцами, фокусами и клоунами. Ребятам очень понравилось.
-
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” 20.04.2015

20 нче апрель көнне алтынчы сыйныф укучылары ялгыз яшәүче Багманова Мөслимә апага бардылар. Өй алларын җыештырдылар, кар көрәделәр.
-
“Җиңү язы килә Туган илгә”
18.04.2015
18 нче апрельдә Бөгелмә шәһәренең Татар иҗтимагый үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү язы килә Туган илгә” дип аталган муниципаль шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 5 сыйныф укучысы Галиева Эльвина һәм 6 сыйныф укучысы Зәйдуллина Эльза катнашты. Эльвина конкурста 3 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
«Маленькие герои большой войны» 13.04.2015

О юных защитниках нашей Родины шел разговор на классном часу "Маленькие герои большой войны», который состоялся 13 апреля 2015 года. Его провела классный руководитель 5 класса Аширова Л.Х. Учащиеся 5 класса подготовили выступления о подвигах пионеров во время Великой Отечественной войны, читали стихи о юных героях войны и исполнили песню "Отзовитесь, герои" о сыне полка Ване Солнцеве. В конце мероприятия учащиеся посмотрели видеоролик, сделали постеры на тему «Правнуки рисуют Победу».
-
Муниципальные конкурсы чтецов и литературных газет и альманахов, посвященные 70 летию Победы
02.04.2015
2 апреля в МБОУ "Лицей №2" состоялись муниципальные конкурсы чтецов и литературных газет и альманахов, посвященные 70 летию Победы. Из нашей школы в нем участвовали ученица 5 класса Галиева Эльвина и ученик 8 класса Мияссаров Ильназ. Ильназ занял 2 место среди учащихся 8 класса. Литературной газете нашей школы присуждено 3 место. От всей души поздравляем участников конкурса, редколлегию газеты и руководителя – учителя русского языка и литературы Мияссарову Нелли Масхудовну с заслуженной победой и желаем дальнейших творческих успехов.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре тапшыру тантанасы 02.04.2015

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту – һәркемнең изге бурычы. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү кысаларында 2 апрельдә Кодаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Мәктәпнең актлар залында аларның һәркайсын җылы каршы алдылар. Тантаналы чара мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт номерлары белән башланып китте. Авыл җирлегендә бүген исән 2 сугыш ветераны һәм 32 тыл ветераны яши. Юбилей медальләрен аларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Мөхәммәтов Фәнис Вагыйз улы тапшырды. -Сезнең өлешкә фронтларда һәм тылда батырларча көрәшеп, көчегезне түгәргә, сугыштан соң да илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән. Ветераннарыбыз сугышның тере шаһитлары булса, сез тылдагылар Җиңүне хезмәт фронтларында якынайттыгыз. Сез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне саклап калдыгыз, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк иттегез. Барысы өчен дә сезгә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез,-диде Фәнис Мөхәммәт улы. Тантана бәйрәм табыны артында дәвам итте. Аны Муса Җәлил исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе Әхмәтгәрәев Харис Хәмит улы оештырды. Бәйрәм табыны артында авыл хуҗалыгыда эшләп чыккан хезмәт ветераннары, пенсионерлар - барлыгы 80 гә якын кеше утырды. Алар өчен Лениногорск шәһәреннән Идиятуллиннар гаиләсе төркеме бик матур эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады.
-
1 апрель - Көлке көне 01.04.2015

Уяндыңмы, елмай - көнне башла шулай.
Елмай үз-үзеңә, әйтәсе сүзеңә,
Тәрәзәдән кергән, өйне нурга төргән,
һәрчак изге көнгә, сәлам биргән гөлгә.
Елмай, елмай, елмай!
Китап атналыгы кысаларында көлке көненә багышланган чара үткәрелде.
-
“Сау бул, Әлифба!” 20.03.2015
Олы бәйрәм бүген бездәБәйрәмнең дә бәйрәме.Котлы булсын, гөрләп торсын,Әлифбабыз бәйрәме!Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. 20 мартта мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар өчен мәктәптә Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмне укытучылары Венера Заһит кызы Гаязоава оештырды. Беренчеләр бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Шигырьләр, җырлар ятладылар. Көн саен бәйрәмгә әзерлек чорында аларның җыр кабатлаулары ишетелде.Кичә бик күңелле һәм җанлы үтте: укучылар үзләрен чын укучы да, артист та итеп күрсәттеләр. Күптән түгел генә укырга керүләренә карамастан, нәни дусларыбыз инде бик күп төрле һөнәрләр үзләштергәннәр. Балаларның барысы да дә укырга, язарга, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә, җырларга, әйтемнәр һәм табышмаклар әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнгән. Бәйрәмгә килгән мәктәп җитәкчелеге, укытучылар, әти-әниләр кичәне зур дулкынлану белән карап утырды. Аннан алар белем алуның беренче баскычын үткән балаларга бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм күңелле чәй табыны белән тәмамланды. Кечкенә укучыларыбызга сәламәтлек, укуларында зур уңышлар, тырышлык телибез. Алга таба алар мәктәбебезнең алдынгы, горурланырлык укучылары булсыннар. -
“Ягез әле, кызлар!” 06.03.2015

6 нчы март көнне мәктәптә 8 нче Март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе уздырылды. Кызлар, ике командага бүленеп, җитезлектә, уңганлыкта, зирәклектә, тапкырлыкта ярыштылар, җыр-биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр. “Супер-чәчтараш” конкурсында 1 нче урынны Галиева Эльвина ( V с.), 2 нче урынны Гареева Алина (VI с.), 3 нче урынны Заһидуллина Розана (VI с.) яулады. ”Оста кулинар “ номинациясендә 1 нче урын Гыйлемдарова Лилиягә ( VII с.), 2 нче урын Имамова Дианага (VIII с.), 3 нче урын Алайдинова Динарага (VIII с.) бирелде. “Яз- 2015” мода конкурсында 1 нче урынны Зәйдуллина Эльза (VI с.), 2 нче урынны Галиева Эльвина (V с.), 3 нче урынны Заһидуллина Розана (VI с.) алды. Афәрин, кызлар!
-
«Русский медвежонок- языкознание для всех» 02.03.2015

Подведены итоги международной игры- конкурса « Русский медвежонок- языкознание для всех». В нем участвовали 25 обучающихся нашей школы. Молодцы!


















