Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевская основная школа |
Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 63 ученика / 63 укучы |
У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2015
25 декабрь көнне зәвык белән бизәлгән актлар залында Яңа ел тамашасына Матроскин, Иван-дурачок, Змей Горыныч, омонУбырлы кызы белән һәм Кыш бабай да кызы белән килделәр. Укучылар оста итеп төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. " Один в один"тапшыруындагы чит ил, татар,рус эстрадасы "артислары" чыгышлары тамашачыларга хуш килде, көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм кызыклы уеннар, дискотека белән дәвам итте.
Ата-анарны, укучыларны, мәктәп коллективын ЯҢА 2016 ЕЛ белән КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
ЯҢА ЕЛ БҮЛӘГЕ 25.12.2015
" Яңа ел бүләге" дигән кулдан уенчыклар ясау конкурсына йомгак ясалды.
“ КАР БАБАЙ” номинациясендә абсолют җиңүче -Сөмбелә Янгирова (1с.)
“ МАЙМЫЛ” номинациясендә абсолют җиңүче Самира Сафиуллина-1с.
1 урын: Юсупова Аида, Юдина Ирина-1с., Патрикиев Данила-4с
2 урын:Мавру Элеонора-4с.,Сафина Алсу- 2с.
3 урын: Овчинникова Карина, Назарова Юля-1с, Сафаров Камил,-2с,Гареев Илнур-1с.
Булдырдыгыз, укучылар.!
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган атналык 16.12.2015
Атналык дүшәмбе көнне мәктәпкүләм линейкада ачылды. Ришвәтчелекнең асылын аңлатучы һәр сыйныфта тәрбия дәресләре ,аның эчтәлеген чагылдырган рәсемнәргә, иншаларга бәйгеләр үткәрелде. Мәктәп китапханәсендә "Законның кулы озын." дигән китап күргәзмәсе эшләде. 6-9 сыйныф укучылары өчен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөэминова Х.К. һәм Кодаш җирле үзидарә рәисе урынбасары Хасанова Р.Х.берлегендә "түгәрәк өстәл"артында әңгәмә оештырылды.. Үз хокукларыңны белү- ришвәтчелеккә каршы көрәштә иң көчле корал дигән нәтиҗә ясалды.
-
Сәламәтлек театры конкурсы 10.12.2015
Мәктәптә СӘЛАМӘТЛЕК ТЕАТРЫ конкурсы узды. Һәр сыйныф укучылары искиткеч итеп чыгыш ясады. Җиңүче IV һәм VI укучыларын чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Сәламәтлек дәресе 01.12.2015
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Халисә Кәбир кызы Мөэминова VII-VIII-IX сыйныф укучылары өчен сәламәтлек дәресе уздырды. Ул 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланды.Тематик эчтәлекле презентация аша бу куркыныч афәтнең барлыкка килү тарихы, күчү ысуллары һәм аны булдырмау юллары җиткерелде. Бергәләшеп фикер алышу булды. Дәрестә катнашкан ФАП медицина хезмәткәре Гөлназ Миргасыйм кызы Галимова да үз киңәшләрен бирде.
-
Бердәнбер бит, алар, бердәнбер... 27.11.2015
Җир шарында иң кирәк кеше – кем?
Иң кирәк кеше – әни икән.
Иң гүзәл һәм матур кешебез,
Гадел кешебез – әни икән.
-
Билет в будущее 25.11.2015
-
"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты 21.10.2015
М әктәп китапханәчесе Мөэминова Халисә Кәбир кызы 1-4 сыйныф укучыларына мәдәният дәресе уздырды . Укучылар проект турында фильм карадылар, Бөгелмә , Казан шәһәрләренә виртуаль сәяхәт кылдылар, Кодаш авылын да онытмадылар. Ахырдан шундый нәтиҗәгә килделәр: әти-әниләр, укытучылар ярдәмендә проект конкурсларында катнашып кына түгел , ә җиңеп тә булачак. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Котлыйбыз! 02.10.2015
Бөгелмә шәһәрендә укытучылар көненә багышланган тантанада инглиз теле укытучысы Аширова Лилия Хәмит кызына балаларны укыту һәм тәрбияләүгә керткән зур өлеше, намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министырлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Без сезнең белән горурланабыз. Уңышлар телибез!
-
Всероссийский открытый урок по безопасности жизнедеятельности 02.10.2015
2 октября в школе прошел Всероссийский открытый урок по основам безопасности жизнедеятельности. В рамках урока была проведена практическая отработка школьниками навыков безопасного поведения. Также состоялась встреча с командой пожарной части №21 ФКУ "2ОФПС ГПС по РТ"