Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида № 37 "Родничок" Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлегенең мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе катнаш төрдәге 37 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Глеба Успенского, д. 67 |
Телефон: | +7(85594)4-13-58 |
E-Mail: | dou37bugulma@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад № 37 |
Руководитель: | Садыкова Миляуша Рамилевна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 100 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов |
Все новости детского сада
Кошлар ашханәсе”
Опубликовано: 18.02.2015
“Кошлар ашханәсе”
Кыш көне көннәр салкын,кояш бик еракта яктыра,җирне аз җылыта.Еш кына буран була,салкын җил исә.Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен,шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез.Без балалар бакчасында “Күбәләк” төркемендә балалар белән: “Кыш көне нинди кошлар бездә кала?”, “ Алар салкын кышны ничек үткәрәләр?”, “Кешеләр кошларга салкын кышны үткәрергә ничек булышалар? Әнгәмәләр үткәрдек; “Кошлар җимлеккә килгән” рәсемнәрне карадык; җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләштек.Балалр белән сүзле- хәрәкәтле уенны “Килегез,кил,кошкайлар” өйрәндек.Аннары “Кошлар ашханәсе” дигән бәйге үткәрдек.Бәйгедә балалр әти-әниләре белән,шулай ук әби-бабайлар да катнашты.Бу бәйгенең төп максаты- балаларның кошлар турында белемнәрен баету,балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү,өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү.
Безнең балалр әти-әниләре белән җимлек ясап кына калмадылар,алар һәр көн кошларга азык та салып торалар.Саф һавага чыккач та,без балалр белән кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз һәм һәр вакыт шундый кагыйдә кабатлыйбыз: әгәр кошларны күзәтәсең килсә,үзеңне тыныч тот,кычкырып сөйләшмә,якын килмә.
Җимлек ясап бирде миңа
Әти белән бабай,
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар,
Бакчабызга куныгыз
Көн дә кунак булыгыз.
Сәлимова Р.Р.,Идрисова Ю.Р. 37 нче “Чишмәкәй бакчасының татар төркеме тәрбиячеләре.
Источник: МБДОУ № 37
К списку новостей