• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Бугульминский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №37 «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлегенең мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе катнаш төрдәге 37 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида № 37 "Родничок" Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлегенең мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе катнаш төрдәге 37 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Глеба Успенского, д. 67
Телефон: +7(85594)4-13-58
E-Mail: dou37bugulma@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Детский сад № 37
Руководитель: Садыкова Миляуша Рамилевна
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 100 воспитанников
У нас учат: 16 педагогов

Все новости детского сада

Развлечение

Опубликовано: 14.12.2016

      Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтиярлы булып үсә.

                Без уйныйбыз, уйныйбыз, якты көннән туймыйбыз.

                Кулны-кулга чаба-чаба, көләбез дә җырлыйбыз.

    Татар  халык уеннары һәм җырлары  турында белемнәрен баету өчен           37 нче  “Чишмәкәй” балалар бакчасында зурлар  һәм уртанчылар төркемендә  белән берлектә  “Урманга сәяхәт” дип исемләнгән күңел ачү булып узды. Балалар, күңелле татар көйләрен тыңлап, әкият герое – Шүрале белән урманга  сәяхәткә чыгып киттеләр. Матур урман аланына килеп, балалар “Күрсәт әле, үскәнем ” дигән  татар  халык уенын уйнадылар.  Шүрәле зур капчык күтәреп килгән иде һәм балаларга  төрле-төрле уеннар тәкъдим итте. Балалар бик теләп  “Атлар чабышы”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Капчык киеп йөгерү” дигән уеннарда катнаштылар.  Алар җитез, өлгер булдылар, бер-берсе белән ярыштылар.  Бергәләп “Тимербай” , “Түбәтәй” татар халык  уеннарын  уйнадылар. Татар халык көенә матур төрле хәрәкәтләр ясадылар, биеп тә күрсәттеләр.  Бу уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, игьтибарлы, дус булырга тырыштылар. Барсыңнын да кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке иде, күңел ачүның  аларга ошавы ачык күренде. Сәяхәт ахырында Шүрәле балаларга тәмле-тәмле алмалар бүләк итте. Балалар рәхмәтләрен  әйтеп, саубулашып киттеләр.   Эх, бигрәк күңелле, кызык уйнавы бергә!  

  

              Ю.Идрисова, Р.Сәлимова 37 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасының       татар төркеменең тәрбиячеләре.


Источник: МБДОУ № 37

К списку новостей