Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Тумбарлинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Татар Томбарлы төп гомуми белем мǝктǝбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423921, Республика Татарстан, с. Татарская Тумбарла, ул. Ленина, д. 72 |
| Телефон: | +7(855)-693-82-17 |
| E-Mail: | Shkola.t-tumbarlinsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Тумбарлинская ООШ" |
| Руководитель: | Самигуллина Рамзия Мухаметшариповна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 41 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) / бездә 41 укучы белем ала (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 11 учителей/ аларга 11 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Тумбарлинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Татар Томбарлы төп гомуми белем мǝктǝбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Башлангыч сыйныфларда спорт ярышлары 24.02.2014

24 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары ике командага бүленеп Ватанны саклаучылар көненә багышланган төрле спорт ярышлары үткәрделәр.
-
Тирә-якны өйрәнү музее 21.02.2014

21 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары Баулы шәһәренең тирә-якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод Татьяна Алекссевна Баулы районының тарихы белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган төрле сораулар бирделәр.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 19.02.2014

Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге тарафыннан Җәлилчеләргә багышланган шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә мәктәбебездән 3 укучы катнашты: Асылгәрәев Ансель (3 сыйныф, җитәкчесе Сидикова Р.С.), Гыймаев Радэль (8 сыйныф, җитәкчесе Миннеәхмәтова Р.Ш.) һәм Гыймаев Радмир (11 сыйныф, җитәкчесе Сәмигуллина Н.З.). Гыймаев Радмир бу бәйгедә II урын яулады һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
КЭС БАСКЕТ 17.02.2014

14 нче февраль көнне Баулы шәһәренең универсаль спорт залында Татарстанның белем бирү учреждениеләре арасында "КЭС - БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ финалы ачылды. 16 нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары баскетболчылар командасына көч биреп торырга бардылар.
-
14 февраль – Гашыйклар көне 14.02.2014

Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган «валентинкалар» бүләк итәләр. Бүген мәктәптә "Гашыйклар көне" бәйрәме үткәрелде. Кичәне 9 нчы сыйныф укучылары Егоров Алексей һәм Однодворцев Валерий алып барды. Музыкаль бизәлешне, презентацияләрне әзерләү һәм күрсәтүне башкарды Фаершин Линир. Кичә бик күңелле үтте.
-
Фәнни-гамәли конференция "Киләчәк бүгеннән башлана"
13.02.2014
Мәктәбебез укучылары "Киләчәк бүгеннән башлана" фәнни-гамәли конференциясендә катнашып призлы урыннар яуладылар. 10 сыйныф укучысы Миннеәхмәтова Эльвира рус теленнән III дәрәҗә диплом (җитәкчесе Ямалетдинова Э.Р.), Миннеәхмәтова Эльмира татар теленнән III дәрәҗә диплом (җитәкчесе Миннеәхмәтова Р.Ш.), 11 сыйныф укучысы Гимаев Радмир инглиз теленнән I дәрәҗә диплом ( җитәкчесе Газизова Ә.Н.) белән бүләкләнделәр. Мәктәп коллективы аларны бу уңышлары белән котлый.
-
Директорның халык алдында ачык доклады 11.02.2014

10 нчы февраль көнне Томбарлы авыл җирлегенең отчет җыелышы үтте. Бу җыелышта ООО "Берлек" директоры Зуфар Кашфутдинович, Томбарлы авыл җирлеге хакимият башлыгы Адиба Мударисовна һәм Татар Томбарлы урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Рәмзия Мухаметшариповна чыгыш ясадылар.
-
Технологиядән республика олимпиадасы 10.02.2014

Самигуллин Ризван технологиядән республика олимпиадасында катнашты. Җитәкчесе Ямалетдинов Эльвир Ильдусович.
-
Математика атнасы 10.02.2014

2014 нче ел "Математика елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан математика укытучысы Кашапова Илсияр Фатиховна җитәкчелегендә стена газеталары чыгарылды, дәрестән тыш төрле чаралар үткәрелде.
-
100 иң яхшы белем бирү организацияләре 04.02.2014

Татар Томбарлы урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективын, укучыларын һәм ата-аналарын котлыйбыз! Безнең мәктәп Татарстан Республикасы үткәргән рейтинг буенча 100 иң яхшы авыл мәктәпләре составына кергән.











