Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Җәйге лагерь. 7 нче көн 08.06.2015

-
Җәйге лагерь. 7 нче көн 08.06.2015

Бүген кызлар "Чәчәкле болын" дигән темага матур-матур рәсемнәр ясадылар. Шуннан берничә фото.
-
Җәйге лагерь. 6 нчы көн 06.06.2015

Бүген, 6 июнь, безнең иртә физзарядкадан башланып китте. Балалар физзарядка ясаганнан соң Розалия апаның тәмле боткасын ашадылар. Соңыннан спортзалга футбол уйнарга керделәр, футбол уйнап туйгач шахмат, шашка һәм мозаика белән уйнадылар. Кайтып киткәндә алма бирелде.
-
Җәйге лагерь. 5 нче көн 05.06.2015

Бүген,5 июнь көнне, безнең иртә физзарядкадан башланды. Балалар төрле күнегүләр эшләделәр, күзләрне ялт иттереп алдылар. Физзарядкадан соң тәмле итеп омлет ашадык, аннары Сабантуй җиренә экскурсиягә бардык. Анда төрле уеннар уйнадык: исем эйтешле, качышлы, баганада атындык һ.б. Кайткач балалар конструктор төзеде, шашка һәм шахмат уйнадылар. Обедта тәмле итеп рис ашы һәм бәрәңге белән балык ашадык. Ашап туйгач балалар вожатыйлар белән куз йомышлы уйнадылар. Кайтып киткәндә йогурт белән круассан алдылар. Бүген дә көн бик күңелле булды.
-
Җәйге лагерь. 4 нче көн 04.06.2015

Бүген, 4 июнь көнне, яңгыр сибәләү аркасында без экскурсиягә бара алмадык, ләкин боегып та утырмадык. Кызлар белән кулларны краскага батырдык һәм аларны кәгазьгә төшердек. Аннары төрле уеннар уйнадык: кәрзингә туп керттек, шахмат һәм шашка уйнадык, кубиклардан замок төзедек, мозаика төзедек. Обедта тәмле итеп токмач ашы ашадык, ә кайтып киткәндә өчпочмак белән "Аленка" шоколады алдык. Бик күңелле көн булды бүген.
-
Җәйге лагерь. 3 нче көн 03.06.2015

-
Җәйге лагерь. Балалар Сабантуе 02.06.2015
Бүген, 2 июнь көнне без Балалар Сабантуена мендек. Анда балалар үзләренең шөгыльләрен күрсәттеләр: җыр җырладылар,шигырь сөйләделәр, бию биеделәр.Төрле уеннарда катнаштылар: капчык киеп сикерүдә,чүлмәк ватуда, көрәшүдә, гәлүш киеп йөгерүдә, авызга йомырка кабып йөгерүдә, сулы чиләктән авыз белән алма алуда һ.б. Балаларга Сабантуе бик охшады. Клуб җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. -
1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан 01.06.2015

1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында зур бәйрәм оештырылды. Анда балалар җыр-бию коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук ел буена төрле олимпиадаларда, конкурсларда, фестивальләрдә призлы урыннар алган һәм актив канташкан балаларны бүләкләделәр. Безнең мәктәптән, "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән республика проектында актив катнашканы өчен Вагизов Рәмзил дә истәлекле бүләккә лаек булды.
-
Җәйге лагерь ачылу 01.06.2015

"РОМАШКА" исемендәге көндезге мәктәп яны ял лагере үз эшен башлап җибәрде. Лагерь 1июньнән 26 нчы июньгә кадәр эшлиячәк . Анда 20 бала ял итә. Көн физзарядкадан башлана. Аннан төрле уеннар уйныйлар, экскурсияләргә йөриләр. Күңелле яллар, истә калырлык вакыйгалар телибез, укучылар!
-
Футбол ярышы 29.05.2015
Бүген 29 нчы май Татар Кандызы мәктәбенең спорт мәйданчыгында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, районыбыз авыл мәктәпләре арасында футбол ярышы үткәрелде. Ярыш 2 ел рәттән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны, якташларны искә алу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районыбыз яшьләрен берләштерү, таныштыру, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан чыгып үткәрелә.Уенда Кандыз, Чүте, Шалты мәктәп командалары катнашты . 1 нче урынны Кандыз (приз 5000 сум) молодцы!, 2 нче урынны Шалты (приз 3000 сум), 3 нче урынны Чүте(приз 2000 сум) мәктәбе укучылары алды һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.Бу ярышка спонсорлык ярдәме курсәтеп, оештырып йөрүче авылдашлар Сибгатов Ильфат һәм Ильшат Фәнил улларына ата-аналарның, укучы һәм укытучыларның рәхмәтләрен җиткерәм.Ярышны үткәрүче мәктәп коллективына, медпункт һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт.Мәктәп директоры И.Ш Халиуллин.

















