Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учащихся, 8 дошкольников - 43 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Лагерь 20.06.2015
Бүген, 20 июнь көнне, без Советская урамына экскурсиягә бардык. Ләкин яңгыр булуы аркасында без озак йөри алмадык һәм мәктәпкә кайттык. Кайткач, балалар, җәй темасына аппликация ясады. Спортзалда кызыклы уеннар уйнадык. Мәсәлән: йөзек салышлы, хәйләкәр төлке, тычкан белән песи һ.б.
-
Лагерь 19.06.2015
Бүген, 19 июнь көнне, без Югары болынга экскурсиягә бардык. Балалар төрле уеннар уйнадылар: исем әйтешле, чума үрдәк, чума каз. Кайткач җыр кабатладык, спортзалда уйнадык: үрдәк атышлы, песи белән тычкан, футбол һәм тагын бик күп кызыклы уеннар.
-
Җәйге лагерь 11.06.2015
Бүген,11 июнь көнне, без Буага экскурсиягә бардык. Балалар төрле уеннар уйнадылар, мята җыйдылар һәм комда уйнадылар. Тауга менеп кандыз язуы кырыенда фотога төштеләр, төрле-төрле чәчәкләрне һәм үләннәрне таныдылар. Кайткач, кызлар, бер-берсенә маникюр ясадылар. Ә малайлар конструктор төзеде. Берничә фото.
-
Җәйге лагерь. 8 нче көн 09.06.2015
Бүген, 9 июнь көнне, без Корыган чишмәгә экскурсиягә бардык. Анда төрле уеннар уйнадык: ватык телефон, самовар, бүкән ярышлы һәм оча,оча каргалар оча. Кайткач тәмле итеп уха ашы ашадык. Ашаганнан соң рәсем ясадык, спортзалда уйнадык. Шулай итеп көн үтеп тә китте.
-
Җәйге лагерь. 7 нче көн 08.06.2015
-
Җәйге лагерь. 7 нче көн 08.06.2015
Бүген кызлар "Чәчәкле болын" дигән темага матур-матур рәсемнәр ясадылар. Шуннан берничә фото.
-
Җәйге лагерь. 6 нчы көн 06.06.2015
Бүген, 6 июнь, безнең иртә физзарядкадан башланып китте. Балалар физзарядка ясаганнан соң Розалия апаның тәмле боткасын ашадылар. Соңыннан спортзалга футбол уйнарга керделәр, футбол уйнап туйгач шахмат, шашка һәм мозаика белән уйнадылар. Кайтып киткәндә алма бирелде.
-
Җәйге лагерь. 5 нче көн 05.06.2015
Бүген,5 июнь көнне, безнең иртә физзарядкадан башланды. Балалар төрле күнегүләр эшләделәр, күзләрне ялт иттереп алдылар. Физзарядкадан соң тәмле итеп омлет ашадык, аннары Сабантуй җиренә экскурсиягә бардык. Анда төрле уеннар уйнадык: исем эйтешле, качышлы, баганада атындык һ.б. Кайткач балалар конструктор төзеде, шашка һәм шахмат уйнадылар. Обедта тәмле итеп рис ашы һәм бәрәңге белән балык ашадык. Ашап туйгач балалар вожатыйлар белән куз йомышлы уйнадылар. Кайтып киткәндә йогурт белән круассан алдылар. Бүген дә көн бик күңелле булды.
-
Җәйге лагерь. 4 нче көн 04.06.2015
Бүген, 4 июнь көнне, яңгыр сибәләү аркасында без экскурсиягә бара алмадык, ләкин боегып та утырмадык. Кызлар белән кулларны краскага батырдык һәм аларны кәгазьгә төшердек. Аннары төрле уеннар уйнадык: кәрзингә туп керттек, шахмат һәм шашка уйнадык, кубиклардан замок төзедек, мозаика төзедек. Обедта тәмле итеп токмач ашы ашадык, ә кайтып киткәндә өчпочмак белән "Аленка" шоколады алдык. Бик күңелле көн булды бүген.
-
Җәйге лагерь. 3 нче көн 03.06.2015