Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Нәтиҗәләр ясалды 22.02.2016

15 нән 19 гына кадәр игълан ителгән Химия атналыгы сиздермичә дә үтеп китте. Бүген конкурсларга нәтиҗәләр ясалды, грамоталар тапшырылды. Актив катнашкан укучыларга зур рәхмәт!
-
Хоккей ярышы 20.02.2016

20 нче февраль Татар Кандызы мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында уза торган традицион хоккей ярышы булып узды . Боз мәйданында 5-11 нче сыйныф егетләренең «АК БАРС» һәм «ЛОКОМОТИВ» командалары очрашты. Көчләр тигез булуга карамастан «ЛОКОМОТИВ» командасы 10:9 исәбе белән җиңүгә иреште. Ике команда да бик тырышып уйнады . МО-ЛОД-ЦЫ !
-
"Башваткыч" уены 18.02.2016

Химия атналыгы дәвам итә. Бүген 9, 11 нче сыйныф укучылары арасында ярыш уздырылды. Аларга химия фәненә караган сораулар куелган кроссвод чишәргә туры килде. 11 нче сыйныф укучылары җиңү яулады.
-
"Яшь программист" конкурсы 16.02.2016
16 февраль, районда "Яшь программист" конкурсы булып узды. 10 нчы сыйныф укучылары Халиуллина Миләүшә һәм Галиуллина Энҗе "Web - сайт" номинациясендә 2 урын алдылар. Укучыларга һәм аларнын фәнни җитәкчесе Вагизова Гөлнара Зөфәр кызына рәхмәтебезне белдерәбез. -
Муса Җәлилгә 110 ел тулуга багышланган кичә 15.02.2016
15 нче февраль көнне Баулы шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбендә урнашкан М. Җәлил музеенда патриот шагыйрь Муса Җәлилгә 110 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде. Анда М.Җәлил исемендәге фәнни-гамәли конференциядә җиңү яулаган 10 укучыны бүләкләделәр. Шуларның өчесе - безнең Татар Кандызы мәктәбе укучылары: Самигуллин Альмир, Халиуллина Миләушә, Хусаинова Алсу.Безнең укучыларыбыз өчен музей җитәкчесе Розалия апа Хәкимовна бик бай эчтәлекле экскурсия үткәрде. Бик зур рәхмәт аңа! Эшендә иҗади уңышлар телибез!Укучыларыбызны әзерләгән Зөһрә апа Миннихановнага, Алия Гәрәфетдиновнага, Раушания Насибулловнага, Раушания Мирхәтимовнага рәхмәт! -
Химия атналыгы 15.02.2016

15 нчь февральдән 19 нчы февральга кадәр мәктәптә химия атналыгы игълан ителде. Атналыкны башлап 10 нчы сыйныф укучылары Казан химиклар мәктәбе һәм анда эшләгән галим-химиклар турында чыгыш ясадылар.
-
Химия кабинетына экскурсия 15.02.2016

Химия атналыгы кысаларында, 1-4 нче сыйныфлар өчен химия укытучысы Вәгыйзова Г.З. экскурсия үткәрде. Химик җиһазлар, молекулалар, химия продуктлары белән таныштырды, тәҗрибәләр күрсәтте.
-
Әлифба бәйрәме 13.02.2016

1 нче сыйныфларда "Рәхмәт Әлифба" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Укучылар әти-әниләре алдында бик матур итеп чыгыш ясадылар.
-
Парламент дәресе – 2016 13.02.2016
7-11 нче сыйныфларда җәмгыять белеме укытучысы Ахметзянова Р.Г. “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” темасына ачык дәрес уздырды -
"Лыжня России - 2016" 13.02.2016

Бүген 13 февраль Баулыда "Лыжня России - 2016" чаңгы ярышлары булып узды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Физкультура укытучысы Зарипов Динар Денисовичка, ярышка алып баручы Мәхмут Шайхулловичка һәм Сибгатов Фәнил абыйларга, авылыбыз данын яклаучыларга зур рәхмэтебезне белдерәбез!

















