Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Тукайга ияреп: "Су анасы" әкияте 13.04.2016
Татар теле укытучысы Халиуллина Раушания Насибулловна җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерде. Аларның чыгышын карарга мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-4 сыйныф укучылары чагырылды.
-
12 апрель - Космонавтика көне! 12.04.2016Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар : 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Быел аеруча истәлекле ел: Космоска менүгә 55 ел тула.1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Кеше Галәмдә! Галәмдә кеше!Тышта яз идеКүкләр зәп – зәңгәр.Таралды кинәтШатлыклы хәбәр.Кеше Галәмдә!Бу нинди яхшыДимәк, ул аныңИшеген ачты.Юрий Гагарин –Исеме аныңУл хәбәр итәБиектән барын.Таулар, елгалар,Шәһәрләр күркәм:Дала һәм кырларЯмь – яшел үлән.Ул, Галәм гизеп,Исән – сау төште.Ни бар соң җирдәКешедән көчле!
-
Космотавтика көне уңаеннан 12.04.2016
Космонавтика һәм авиация көне уңаеннан мәктәп директоры Халиуллин Илшат Шамил улы 7-11сыныфлар белән әңгәмә үткәрде. Укучыларга кызыклы һәм тирән эчтәлекле презентация күрсәтелде.
-
Тукай әкиятләре мультфильмнарда 11.04.2016
1-5 сыйныф укучылары Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан уздырылган айлык кысаларында, аның әкиятләренә төшерелгән мульфильмнар карап уздылар
-
"Компьютерная грамотность" турнирында катнашу 08.04.2016
8 апрель көнне мәктәп укучыларыбыз Халиуллина Миләүшә һәм Галиуллина Энҗе "Компьютерная грамотность" буенча республика турнирының "Электрон газета" номинациясендә катнаштылар. Аларны әзерләүче Гөлнара Зуфаровнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Халыкара балалар китабы көне 07.04.2016
Баулы үзәк китапханәсендә Тукайның 130 еллыгына багышланган халыкара балалар китабы көне үткәрелде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп укучыларыбыз Шакирзянов Ислам, Вагизов Рәмзил, Ахметзянов Илнар катнашып җинүче дипломнарына лаек булдылар. Аларны әзерләгән Раушания Мирхатимовнага һәм әти-әниләренә рәхмәт!
-
Күргәзмәләр 07.04.2016
Татар теле айлыгы кысалары һәм Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мәктәп библиотекасында Гайфуллина Сирина Шайнуровна тарафыннан кызыклы, эчтәлекле күргәзмәләр оештырылды.
-
Шигырь конкурсы 06.04.2016
5 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район буенча үткәрелгән шигырь конкурсында безнең мәктәптән 4 сыйныф укучысы Хәбирова Лилия, 7 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Кадрия, 10 сыйныф укучысы Шайхова Айзилә катнаштылар. Конкурста Хәбирова Лилия 3 урынны яулады, ә Әхмәтҗанова Кадрия һәм Шайхова Айзилә сертификатлар белән бүләкләнделәр. Афәрин, кызлар!
-
Аталар киңәшмәсе 06.04.2016
-
Җинел атлетика буенча ярыш. 01.04.2016
Бүген, 1 апрель көнне безнең укучылар, мәктәп данын якларга дип, физкультура укытучысы Зарипов Динар канаты астында, районыбызда уздырылган йөгерү ярышына бардылар. Һәм дә инде барысы да 1 нче урынга лаек булдылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!