Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
«Шәфкатьлелекнең язгы атналыгы” 21.04.2016
«Шәфкатьлелекнең язгы атналыгы” кысаларында 10 сыйныф укучылары хезмәт ветераны Мәрьям әбине яз һәм хезмәт бәйрәме белән котладылар.
-
Бердәм туган тел дәресләре 20.04.2016
Бүген 20 нче апрель безнең мәктәптә һәм Баулы районы мәктәпләрендә бердәм Тукай дәресләре үткәрелде. Укытучыларыбыз Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган дәресләр, интеллектуаль уенннар уздырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары Хусаинова Р.И. һәм Нургалиева Р.М. җитәкчелегендә Тукай әсәрләрен сәхнәдә күрсәтте . Бу чараларда ата-аналар да катнашты. Барыгызга да бик зур рәхмәт!
-
Беседа "Что такое дружба" 18.04.2016
В рамках "Весенней недели добра" с начальными классами была проведена беседа "Что такое дружба". Затем учительница Хусаинова Р.И. показала презентацию "Дружба"
-
Тәрбиячеләр шигырь бәйрәмендә 18.04.2016
18 апрель көнне районыбызның барлык тәрбиячеләре чын шигырь бәйрәменә җыелды. Габдулла Тукайның 130 еллыгына оештырыга бәйгедә катнашып безнең Татар кандызы балалар бакчасы тәрбиячесе Закирзянова Тәнзилә Мехаматнур кызы 1 урын яулады. Котлыйбыз!
-
“Ел укучысы” конкурсы 16.04.201615 апрель көнне район буенча 4 сыйныф укучылары арасында “Ел укучысы” исемле конкурс уздырылды. Безнең мәктәптән Хабирова Лилия (сыйныф җитәкчесе Фатхуллина Л.М.) катнашты. Ул “Кеше хезмәт белән данлыклы” дигән номинациядә җиңүче дип табылды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Язгы өмә дәвам итә 16.04.2016
Бүген эшкә башлангыч сыйныф укучылары да кушылды. Мәктәп яны территориясен себерү һәм чүпләрне түгү белән мәшгүль булдык.
-
Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе 16.04.201616 апрель авылыбызның мәдәният йортында авылдашыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе үткәрелде. Рәшит абый бүген исән булса, аңа 75 яшь булыр иде.Кичәне Кандыз авылының китапханә мөдире Насибуллина Гөлнур Нурсаетовна һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы Ахметзянова Роза Гамировна оештырды.Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән иде. Кичә җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Авылыбызның үзешчән артистлары Рәшит абый шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарды, укучылар аның шигырьләрен сөйләп тамашачыны шатландырды. Ә инде Баулы шәһәреннән килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Саҗидә Әхмәтҗанованың һәм баянчы Зәйтүн абыйның чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.Рәшит абыйның энесе авылдашыбыз, шагыйрь Сәгыйть Әхмәтҗанов аңа атап язган шигырен укыды һәм җырлар башкарды. Аның турында хәтирәләр белән уртаклашты.Кичәнең ахырында ТНВ каналы тарафыннан төшерелгән Рәшит абый Әхмәтҗанов иҗатына багышланган фильм күрсәтелде.Кичә бик матур узды, барлык тамашачыларның күңелләренә хуш килде.Кичәне оештыручыларга һәм барлык катнашучы укытучы, укучы, килгән артистларга бик зур рәхмәт!
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырь конкурсы 15.04.2016
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан Баулы шәһәренең 7 санлы балалар бакчасында шигырь сөйләү конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүче Нигмаева Айсылу 1 урын яулады (тәрбиячесе Зарирзянова Т.М). Котлыйбыз! Уңышлар теләп калабыз.
-
Язгы өмә 15.04.2016
Яз килде, үзе белән эшләр дә алып килгән. Елдагыча мәктәп территориясен чистарту эшләрен башлап җибәрдек. Бүген 6-11 нчы сыйныф укучылары спорт мәйданчыгы, агачлар утыртылган үләнле җирләрне тырмалап куйдылар. Эшебезне хуплап, шәп итеп яшенләп яңгыр да явып узды. Яңа гына калыккан үләннәр тагында яшелләнеп, күтәрелеп китте.
-
Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы 15.04.2016Бүген Баулы шәһәренең I нче санлы мәктәбендә Г.Тукайның 130-еллыгына багышланган Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы булып узды. Безнең Кандыз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның “Су анасы” әсәрен сәхнәләштерде. Конкурста катнашучыларга күп еллар мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләгән Шараева Рәзинә Закирзяновна җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Укучыларыбыз бик тырышып уйнады. Рольләрне оста башкарып I нче урынга лаек булдылар. МО-ЛОД-ЦЫ!!!Бу җиңү соңгысы булмас дип ышанып калабыз. Аларны эзерләгән укытучыларыбызга: Халиуллина Р.Н., Гайфуллина С.Ш., Фатхуллина Л.М., Вагизова Г.З. һәм барлык-барлык ярдәм иткән укытучыларыбызга бик зур рәхмәт!