Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан, МБОУ "СОШ № 2"/ Татарстан Республикасы Баулы районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче урта гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 423930, Республика Татарстан, г. Бавлы, ул. Горюнова 9 |
Телефон: | +7(855)-695-21-31;+7(855)-695-21-30 |
E-Mail: | Shkola2.Bavlinskiy@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ № 2" |
Руководитель: | Самикова Голназ Амирзяновна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 557 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости МБОУ СОШ №2
Детский Телефон доверия/Балалар өчен ышаныч телефоны
Опубликовано: 28.03.2022Ашыгыч психологик ярдәмнең дистанцион хезмәте халыкның киң катламнарына мораль, эмоциональ яки рухи ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән. Россия территориясендә бу термин ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенә дә, халыкка төрле мәгълүмат җыючы яки тәкъдим итүче дәүләт оешмаларының телефон хезмәтләренә дә кулланыла. Ышаныч телефоннары хезмәте хезмәткәрләре булып психологлар, педагоглар яки махсус өйрәтелгән кешеләр тора.
Ышаныч телефоннары хәзерге вакытта бөтен дөньяда бик популяр. Балалар, яшүсмерләр анда шалтыраталар һәм киңәшләшәләр. Чөнки һәр ситуациядә аларның үз тәҗрибәсе генә җитми, ә карар кабул итәргә кирәк.
Ышаныч телефоннарында махсус өйрәтелгән белгечләр-психологлар эшли. Кайбер ышаныч телефоннарында хәтта махсус белем алган яшүсмерләр дә эшли ала – анда өлкәннәргә караганда, яшьтәшләре белән сөйләшү җиңелрәк булган үсмерләр шалтырата.
Ышаныч телефоны һәр кеше өчен ачык. Шалтыратучының яше, яшәү урыны, сәламәтлеге дә әһәмиятле түгел. Һәр кешенең кабул ителергә, сөйләшергә һәм ярдәм алырга хокукы бар.
Ышаныч телефоны аша ярдәм һәрвакыт аноним. Шалтыратучы үз исемен, адресын яки башка мәгълүматларны хәбәр итмәскә хокуклы. Тагын, ышаныч телефонына мөрәҗәгать итеп, кеше үзен кызыксындырган мәгълүматны да алырга мөмкин.
8-800-2000-122 – балалар өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны номеры- авыр минутка шалтыратыгыз. Балалар ышаныч телефоны хезмәте тәүлек буе эшли, аноним һәм бушлай, өй һәм кәрәзле телефоннардан.
8-800-2000-122 - БАЛАЛАР ӨЧЕН
БЕРДӘМ ГОМУМРОССИЯ
ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ НОМЕРЫ
К списку новостей