Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан, МБОУ "СОШ № 2"/ Татарстан Республикасы Баулы районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче урта гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 423930, Республика Татарстан, г. Бавлы, ул. Горюнова 9 |
Телефон: | +7(855)-695-21-31;+7(855)-695-21-30 |
E-Mail: | Shkola2.Bavlinskiy@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ № 2" |
Руководитель: | Самикова Голназ Амирзяновна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 557 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости МБОУ СОШ №2
«Большой этнографический диктант»
Опубликовано: 28.10.2020Хөрмәтле баулылар!
Халыкара «Зур этнографик диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз. Диктант бердәм чорда-2020 елның 3-8 ноябрендә үткәрелә. Уздыру форматы-ОНЛАЙН.
Биремнәр 2020 елның 3 ноябрендә 00.01 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Зур этнографик диктант рәсми сайтында басылачак www.miretno.ru.
Техник мөмкинлекләре булмаган кешеләр өчен 3 ноябрь көнне сәгать 10.00 да Үзәк китапханәгә (Баулы шәһәре, Гоголь ур., 21а) килергә чакырабыз, анда диктант язу өчен онлайн-форматта мәйданчык оештырылачак. Өстәмә мәгълүмат 8(85569) 5-63-09 телефоны буенча
Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм үз эченә түбәндәгеләрне ала:
– 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм;
– 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль.
Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы-100.
Диктант узу вакыты – 45 минут.
Катнашучы сертификаты, нәтиҗәләр күрсәтеп, диктантны электрон рәвештә узуга ук формалаштырыла.
Быел катнашучыларның шунда ук дөрес җавап алу һәм чыганакларга сылтама белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Ничек катнашырга.
1. 3-8 ноябрь көннәрендә сайтка керергә miretno.ru
2. “Диктант узарга” төймәсенә басарга
3. Контакт мәгълүмат тутырырга
4. 30 сорауга җавап бирергә
5. Катнашучы сертификатын күчереп алырга.
К списку новостей