Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
E-Mail: | kyzylyar06@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 142 обучающихся |
У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Шимбә өмәсе
14.03.2015
Бүген мәктәбебездә Шимбә өмәсе узды: мәктәп фундаменты кардан чистартылды.
-
Шигырь бәйгесе
11.03.2015
Бүген Баулы шәһәренең 4 нче санлы Гимназия мәктәбендә район шигырь бәйгесе узды. Безнең мәктәптән Низамова Ралина (4 нче сыйныф), Хафизова Ралина (7нче сыйныф) һәм Басыйрова Айсылу (11 нче сыйныф ) катнашты.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары.
04.03.2015
Бүген мәктәбебездә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары узды. Ул "Туган якны өйрәнү эше аша Җиңүнең 70-еллыгын каршылауга әзерлек" темасына багышланган иде.
Семинарда мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Басыйрова Гөлнара Галиәскәр кызының "Мәктәптә патриотик тәрбия" темасына чыгышы тыңланды.
Туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчесе, мәктәбебезнең тарих укытучысы Хафизова Сәлимә Назыйм кызы Җиңүнең 70-еллыгын каршылауда Туган якны өйрәнү түгәрәгенең эшчәнлеге белән таныштырды.
Түгәрәкнең эшләү дәверендә Бөек Ватан сугышы турында эзләнүләргә багышланган " Фронт хатлары", "Сугыш елларында якташларыбыз хәйриялелеге" дип аталган презентацияләр күрсәтелде. Түгәрәк әгъзаларының чыгышы тыңланды.
Семинарга Туган якны өйрүнү түгәрәгенең Фәнни-тикшеренү эшләре һәм фронт хатларыннан торган күргәзмәләр дә куелган иде.
-
Ата-аналар җыелышы
02.03.2015
27 нче февраль һәм 2 нче март көннәрендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларның ата-аналар җыелышлары үтте. Ул имтиханнарга әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.
-
Җыр һәм строй смотры
27.02.2015
27 нче февраль көнне мәктәптә Җыр һәм строй смотры үтте. 5-11нче сыйныф укучылары анда үзләренең хәрби командалар үтәүдә, строй белән йөрүдә, күмәк җыр башкарудагы осталыкларын күрсәттеләр.
-
Җиңүнең 70-еллыгына багышланган шигырь бәйгесе
24.02.2015
Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан бүген мәктәптә шигырь бәйгесе үтте. Урта сыйныф укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Туган тел көне
21.02.2015
21 нче февраль көнне Туган тел көне буларак билгеләп үтелде. Районда уздырылган бу бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да катнашты, аларның рус теле һәм әдәбияты өлкәсендәге уңышлары билгеләп үтелде.
Мәктәптә күренекле рус язучысы Константин Симоновның тууына 100 ел тулуга багышланган стена газетасы чыгарылды.
-
"Һәр көн изгелек кыл!" акциясе
18.02.2015
Җиңүнең 70- еллыгы уңаеннан укучылар авылыбыз урамнарына "Һәр көн изгелек кыл !" акциясе үткәрергә чыктылар.
-
Муса Җәлил истәлегенә экспозиция
12.02.2015
Герой -шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне белән бәйле рәвештә ,язучының тормышы һәм иҗатына багышланган экспозиция оештырылды. Анда әдипнең әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр, тормышы һәм иҗаты белән бәйле китаплар, башка төр материаллар урын алды.
-
Китаплар күргәзмәсе
09.02.2015
Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп китапханәсендә сугыш елы истәлекләренә багышланган китаплар күргәзмәсе төзелде.