Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
| Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
| E-Mail: | Shkola.kzyl-yarskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
| Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 142 обучающихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 24.04.2015

24 нче апрель көнне башлангыч сыйныфлар өчен "Юлда булсаң - бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" исеме астында юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау буенча ярыш узды. Анда "Светофор" һәм "Зебра "командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде: ике команда да тигез баллар җыйды. Соңыннан укучылар юл фаҗигаләре турында видеоролик карадылар.
Укучылар белән очрашуга Баулы шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Исхаков Динар Фәвис улы да килгән иде.
-
Футбол буенча ярышлар 23.04.2015

27 нче апрель көнне мәктәпнең футбол кырында, ГТО комплексын пропагандалау максатыннан, урта сыйныфлар арасында футбол ярышлары узды. Анда I урынны- 4нче сыйныф, II урынны- 6 нчы сыйныф, III урынны- 5 нче сыйныф укучылары алды.
-
"Язгы изгелек атналыгы" 22.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы" уңаеннан 22 нче апрель көнне мәктәптә "Георгиевская ленточка" акциясе башланып китте. Бу көнне барлык укучылар да мәктәпкә ленталар тагып килделәр. Шул рәвешле алар Туган илебез өчен көрәшкән сугышчыларыбызга хөрмәтләрен күрсәттеләр.
-
"Язгы изгелек атналыгы" 22.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы" уңаеннан 22нче апрель көнне Фәнис Яруллин музей-йортында тыл ветераннары белән очрашу узды. Ветераннар укучыларга сугыш елларына туры килгән авыр балачак истәлекләрен сөйләделәр. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ветераннар хөрмәтенә әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Соңыннан барысы бергә фотога төштеләр. Очрашу барыбызга да бик ошады.
-
Космонавтика декадасы 22.04.2015

Космонавтика декадасы уңаеннан бу атнада мәктәптә "Краски космоса" исемле рәсем бәйгесе үтте.
-
Ф.Яруллин әкиятләре буенча КВН. 22.04.2015

22 нче апрель көнне 5 нче, 6 нчы, 7нче сыйныфлар арасында Ф.Яруллин әкиятләре буенча КВН үтте. Анда 6нчы сыйныф укучылары җиңде.
-
"Язгы изгелек атналыгы" 21.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы" уңаеннан 21 нче апрель -"Дуслык көне" буларак билгеләп үтелде. Югары сыйныф укучылары бу көнне мәктәптә кечкенәләр өчен төрле тренинглар үткәрде.
-
Куркынычсыз юлда йөрү. 18.04.2015

Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары арасында "Куркынычсыз юлда йөрү" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте.
-
Шимбә өмәсе 18.04.2015

Бүген Шимбә өмәсе узды. Укучылар мәктәп янын җыештырды.
-
Юбиляр язучыларга багышланган газеталар бәйгесе. 17.04.2015

Туган тел айлыгы уңаеннан бу атнада урта һәм югары сыйныф укучылары арасында юбиляр язучыларыбызга багышланган стена газеталары бәйгесе үтте.











