Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423940, Республика Татарстан, Бавлинский район, с.Кзыл-Яр, переулок Кирова д.19б |
Телефон: | +7(855)-693-31-13 |
E-Mail: | kyzylyar06@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кзыл-Ярская СОШ им. Ф.Г.Яруллина" БМР РТ |
Руководитель: | Аминова Альбина Альбертовна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 142 обучающихся |
У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Ярская средняя общеобразовательная школа имени Ф.Г.Яруллина» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Ф.Г.Яруллин исемендәге Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Кросс 12.09.2015
Шимбә көн мәктәбебездә кросс көне буларак билгеләп үтелде. Барлык укучылар да йөгерү ярышларында актив катнашты.
Урта сыйныф укучылары арасында:
I урынны-Инсапов Ринат(5нче сыйныф),Идрисова Альяна (7 нче сыйныф)
II урынны-Сабирҗанов Айнур(6нчы сыйныф), Хамзина Рузалия (7 нче сыйныф)
III Урынны-Камалетдинов Илгиз(5нче сыйныф),Заврикиди Ангелина (7 нче сыйныф) яуладылар.
Югары сыйныфлар арасында:
I урынны- Шакирянов Радель(9нчы сыйныф),Гаффарова Азалия (8 нче сыйныф)
II урынны-Фазлеев Айбулат(9 нчы сыйныф),Харисова Фидалия (11нче сыйныф)
IIIурынны- Тагирзянов Айнур (9 нчы сыйныф),Ганиуллина Алсу(8 нче сыйныф) һәм Инсапова Аделина(11нче сыйныф) алдылар.
-
Шәфкатьлелек атналыгы 11.09.2015
Бу атнада Шәфкатьлелек атналыгы узды. Укучыларыбыз изге эшләр башкарырга ашыкты: тыл ветераннарына көзге җыештыру эшләрендә булышлык күрсәтте.
-
Экология дәресе 08.09.2015
8нче сентябрь көнне башлангыч сыйныфларда "Бергә эшлибез" исемле экология дәресләре үтте. Укучылар бу дәресләрдә үзләре алып килгән табигый материаллардан күмәк көч белән панно яки композиция ясадылар. Күмәк башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе бик уңышлы килеп чыкты. Укучылар бу дәрестә "Бердәмлектә көч" икәнен тагын бер кат аңладылар.
-
Экология дәресе 08.09.2015
-
Экология дәресе 08.09.2015
"Бергә эшлибез" исеме астында үткән экология дәресләрендә урта сыйныф укучылары мәктәп яны бакчасына агачлар утырттылар.
2015 нче елда мәктәп яны территориясенә 143 агач утыртылды.
-
Финанс грамоталылыгы көненә багышланган эшлекле уен 07.09.2015
Бүген югары сыйныф укучылары катнашында Финанс грамоталылыгы көненә багышланган эшлекле уен үтте. Ул 3 команда арасындагы ярыш рәвешендә узды. Уенны Хафизова Сәлимә Назыйм кызы оештырды.
Укучылар бу уенда үзләренең финанс өлкәсендәге белемнәрен тикшереп карадылар. Җиңүне 9нчы сыйныф укучылары яулады.
-
Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2015
3нче сентябрь көнне унбер ел элек Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле булган искә алу линейкасы узды. Ул шул фаҗигагә дучар булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Линейкада шулай уку куркынычсызлык кагыйдәләре турында тагын бер кат искәртелеп кителде. Сыйныфларда укучылар, инструктажлар үтеп, кул куйдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 02.09.2015
Уку елы башлану уңаеннан бүген мәктәбебездә сыйныф ата-аналар җыелышлары үтте. Соңыннан, сайлау алды агитациясе белән бәйле рәвештә, район администрациясе вәкилләре катнашында авыл җыены узды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015
Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды. Быелгы уку елында мәктәп бусагасын 21 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
"Мин cәләтле!" 01.09.2015
Яңа уку елы "Мин сәләтле!" дигән исем астында узган сыйныф сәгатьләреннән башланып китте. Укучылар бу дәрестә сәләтле кешеләр турында сөйләшеп кенә калмадылар, алар белән очрашып, җанлы әңгәмә дә кордылар. Гомумән, "Булган сәләтне ничек үстерергә?" һәм "Тормышта зур уңышларга ничек ирешергә?"дигән сорауларга да бергәләп җавап эзләделәр. Ә башлангыч сыйныфларда уен алымнары да кулланылды.