МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан,Бавлинский район, c. Исергапово , ул. Советская, д. 80 |
Телефон: | +7(855)-693-21-49 |
E-Mail: | Sis.Bav@tatar.ru, ziarov@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Исергаповская СОШ" Бавлинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Габделова Ландыш Марсовна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 72 |
У нас учат: | 12 |
МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
“Ягез әле, егетләр!” 24.02.2016
24 февраль көнне Исергәп урта мәктәбендә 6-9 сыйныфлар катнашында “Ягез әле, егетләр!” конкурсы узды. Егетләр үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта сынадылар. Бәйге бик җанлы, күңелле узды. Укучыларның үзләренә дә бик ошады.
24 февраля в честь в честь Дня защитника Отечества прошел конкурс «А ну-ка, парни!» В ходе конкурса участники показали свою ловкость, эрудицию и физические навыки.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби строй җырларына конкурс узды 22.02.2016
22 февраль көнне Исергәп урта мәктәбендә традиция буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби строй җырларына конкурс узды. Башлангыч класслар да, өлкән класслар да бу чарага бик җитди әзерләнгәннәр иде. Жюриләргә урыннар билгеләү бик җиңел булмады.
22 февраля в школе по традиции в честь Дня защитника Отечества прошел конкурс строевой песни. Обучающиеся начальных и старших классов провели хорошую подготовку для конкурса. Членам жюри очень было сложно выбрать лучших среди начальных и старших классов.
-
Сугышчан хезмәт музее 19.02.2016
19 февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысаларында тарих һәм җәмгыять укытучысы Гафиятуллин Р.Ш. 5-7 сыйныфлар өчен Исергәп мәктәбенең “Сугышчан хезмәт музее”на экскурсия оештырды. Укучылар Бөек Ватан сугышының истәлекле даталары, авылның сугыш ветераннары, сугыш кораллары белән таныштылар, сугышта үлгән бабалары белән кызыксындылар.
В рамках месячника патриотического воспитания учитель истории и обществознания Гафиятуллин Р.Ш. 19 февраля для 5-7 классов провел экскурсию в школьный краеведческий музей. Гафиятуллин Р.Ш. рассказал о памятных событиях и датах ВОВ, о односельчанах, которые участвовали в войне.
-
17.02.2016
16 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышланган шигырьләр конкурсы узды. Анда 1-7 сыйныф укучылары герой шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Башлангыч сыйныфлардан Алаева А. (4 сыйныф), Хәйретдинов Р.(2 сыйныф) җиңү яуладылар.
16 февраля в нашей школе прошел конкурс чтецов, посвященный 110-летию дня рождения Мусы Джалиля. Конкурс был среди 2-7 классов, на котором участники читали наизусть стихи великого поэта. Победителями вышли два чтеца: Алаева А. (4 кл) и Хайретдинов Р. (2 кл).
-
Батырлык дәресе 16.02.2016
16 февраль көнне Исергәп урта мәктәбендә 2-11 сыйныфлар өчен Батырлык дәресе узды. Сыйныф җитәкчеләре авыр шартларда кыюлык һәм батырлык күрсәткән тарихи шәхесләр турында сөйләделәр. Шулай ук яшәү һәм үсеш хакына батырлык адымнарына барган хәрби җитәкчеләр, солдатлар белән генә түгел, ә СССР ның һәм Россиянең гади гражданнары белән дә таныштырдылар.
16 февраля в МБОУ «Исергаповская СОШ» для 2-11 классов на классных часах прошли Уроки Мужества. На уроке классные руководители рассказывали об исторических личностях, которые прославились своей мужественностью и отвагой в трудное и опасное время. Рассказывали не только о солдатах и военачальниках, но и о обычных жителей России и СССР, которые во благо жизни и процветания шли на храбрые поступки.
-
Парламент дәресе уздырды 12.02.2016
12 февраль көнне 6-11 сыйныф укучылары өчен Гафиятуллин Р.Ш. Парламент дәресе уздырды. Дәрескә Исергәп авылы депутаты Гәрәева Г.Т. чакырылган иде. Ул укучыларны хакимият төзелеше, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, авыл җирлегендәге, район һәм республика күләмендәге депутатларның вазифалары белән таныштырды.
12 февраля для 6-11 классов прошел Парламентский урок с участием депутата с. Исергапово Гараевой Г.Т., которая рассказала о структуре государственного управлении и обязанностях депутатов в селе, районе, республике. Также она рассказала граждан страны, о обязанностях и правах граждан страны, так и конкретного села и района.
-
Ел сыйныф җитәкчесе 10.02.2016
10 февральдә “Ел сыйныф җитәкчесе” исемендәге район конкурсы узды. Анда Исергәп урта мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Фазлыева В.Н. катнашты.
10 февраля в районе прошел муниципальный этап конкурса «Классный руководитель года», в котором приняла участие учительница начальных классов Фазлыева В.Н.
-
Мин дөньяны танып беләм 09.02.2016
8, 9 февраль көнне Исергәп урта мәктәбендә “Мин дөньяны танып беләм” исемендәге фәнни-гамәли конференция узды. Анда 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Иң яхшы эшләрнең авторлары районда узачак “Киләчәк бүгеннән башлана” фәнни-гамәли конференциядә катнашачаклар. Югары класслар арасында 1 урын- Шәйдуллин А.(7кл.), 2 урын –Нәгыймов А. (5 кл.), 3 урын- Фәйзуллин А. (8 кл.) һәм Чулпанов Р.(6кл.). Башлангыч сыйныфлар арасында 1 урын –Алаева Ә.(4 кл.) һәм Булатова (2 кл.), 2 урын-Арсланова А. (3 кл.), 3 урын - Ахметханова С. (1 кл.)
8 и 9 февраля в нашей школе прошла научно-практическая конференция «Я познаю мир», в которой приняли обучающихся 1-11 классов. Авторы лучших работ будут участвовать в районной научно-практической конференции «Будущее начинается сегодня». Среди старших классов 1 место – Шайдуллин А.(7 кл.), 2 место – Нагимов А. (5 кл.), 3 место – Файзуллин А. (8 кл.) и Чулпанов Р. (6 кл). Среди начальных классов 1 место – Алаева А. (4 кл) и Булатова (2 кл), 2 место – Арсланова (3 кл), Ахметханова (1 кл)
-
Рус теле атнасы 06.02.2016
1 февральдән алып 6 февральгә кадәр Исергәп урта гомуми белем мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы узды. Атналык барышында викториналар, ачык дәрес, рәсемнәр, стенгазеталар, инша һәм шигырь конкурслары, рус телен һәм әдәбиятын үзләштерүне яхшырту өчен, төрле уеннар үткәрелде. Аеруча актив катнашкан укучылар: Шәйдуллин А.(7 кл.), Шәйдуллина Л.(7 кл.) һәм Фәхриева Д.(11кл.)
С 1 февраля по 6 февраля в МБОУ «Исергаповская СОШ» прошла неделя русского языка и литературы. В ходе предметной недели прошли викторины, открытый урок, конкурс чтецов, конкурс рисунков, стенгазет, сочинений и различные игры, направленные на активизацию мотивации на изучение русского языка и литературы. Активное участие принимали Шайдуллин А.(7 кл), Шайдуллина Л. (7 кл) и Фахриева Д. (11 кл).
-
студентлар белән очрашу 05.02.2016
5 февральдә Исергәп урта мәктәбендә студентлар белән очрашу узды. Кичә алдыннан алар хәзерге 9 һәм 11 сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр, уку йортларында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кичә барышында өлкән сыйныф укучылары белән чыгарылыш укучылары арасында төрле конкурслар узды. Укучылар җиңү яуладылар. Кичә җанлы һәм кызыклы узды.
5 февраля в нашей школе прошла встреча выпускников. В начале вечера выпускники поделились со школьниками впечатлениями с взрослой жизнью и дали советы на будущее нынешним 9 и 11 классам. В ходе вечера нынешние выпускники состязались со старшеклассниками в различных конкурсах. Победу одержали школьники. Вечер прошел активно и весело.