Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Чирекне йомгаклыйбыз 15.12.2016

Чирекне йомгаклыйбыз
Тиздән 2нче чирекне йомгаклыйбыз. Мәктәптә төрле фәннәрдән контроль эшләре үткәрелә. Укучылар, контроль эш биремнәрен үтәп, үзләренең белемнәрен сыныйлар.
-
Яңа елга әзерлек 13.12.2016

Яңа елга әзерлек
Мәктәбебез укучылары тырышып Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр. Мәктәп тирәләре матур итеп бизәлде, әкият дөньясына күмелде.
-
Юбилеегыз белән! 08.12.2016

Юбилеегыз белән!
Мәктәбебезнең үзидарә укучылары директор Расил Габдуловичны күркәм юбилее белән котладылар. Укучылар исеменнән матур теләкләр җиткерделәр.
-
Коррупциягә каршы көрәш 06.12.2016

Коррупциягә каршы көрәш
Мәктәптә “Коррупциягә каршы көрәш” атналыгы игълан ителде. Атналыкка чаралар планы төзелде һәм сыйныф җитәкчеләре план нигезендә тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
-
Ял концерты 05.12.2016

Ял концерты
Мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары Көшкәтбаш һәм Түнтәр авылларында зур концерт куйдылар. Концертта укучылар үзләренең җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәттеләр. Авыл халкы әлеге концертны яратып кабул итте, соңыннан матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Инвалидлар декадасы 04.12.2016

Инвалидлар декадасы
Инвалидлар декадасы уңаеннан, 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Кәримова Ч.З. белән берлектә Гобәйдуллин Исламны туган көне белән котлап өйләренә бардылар, күңелле бәйрәм ясадылар.
-
1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2016

1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне
Әлеге көн уңаеннан укучылар белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габдрахманова И.Б. “СПИД – 21нче гасыр эпидемиясе” дигән тәрбия сәгате үткәрде. Чарага килгән авыл фельдшеры Вафина Э. укучыларга СПИД - ВИЧ авыруы турында күп мәгълумат бирде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
-
Ата-аналар өчен ачык ишекләр көне 30.11.2016

Ата-аналар өчен ачык ишекләр көне
Мәктәптә ата-аналар өчен ачык ишекләр көне уңаеннан 7 сыйныф әти-әниләренә Рамазанова Г.Г. биология дәресе күрсәтте. Соңыннан фикер алышулар, укучыларның укулары һәм тәртипләре турында сөйләшүләр булды.
-
Әниләр бәйрәме 26.11.2016

Әниләр бәйрәме
Мәктәптә зур әзерлек белән “Әниләр бәйрәме” үтте. Укучылар әниләргә багышлап матур концерт күрсәттеләр. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
ТИН фәне буенча ачык дәрес 25.11.2016

ТИН фәне буенча ачык дәрес
ТИН һәм физкультура укытучысы Гарифуллин Р.Х. 11 сыйныф укучылары белән районкүләм семинарда ачык дәрес үткәрде. Дәрес турында килгән кунаклар матур фикерләр әйттеләр














