Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Шау чәчәкле мәктәбем 14.08.2016

Шау чәчәкле мәктәбем
Мәктәп яны коллктив тырышлыгы белән шау чәчәккә күмелде. 2016-2017 нче уку елына мәктәп укучыларны каршы алырга әзер.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе 12.08.2016

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе
Районда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе үтте. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен барлык уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар өләшенде. Әлеге бүләк Көшкәтбаш авылыннан Нургалиева Г. да бирелде. 5 сыйныф укучысы Иванова И.да бу бәйрәмнән бүләк белән кайтты.
-
Җәйге практика 10.08.2016

Җәйге практика
Мәктәп бакчасында укучыларның җәйге практикалары дәвам итә. Алар мул уңыш алыр өчен тырышып эшлиләр.
-
Җәйге туризм 24.05.2016

Җәйге туризм
Командалар туризм ярышларының күп төрләре буенча бил алыштылар, җиңүчене билгеләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
«Балтаси Junior Skills» ярышында җиңү 22.05.2016

«Балтаси Junior Skills» ярышында җиңү
Мәктәбебез «Балтаси Junior Skills» ярышында 2нче урынга лаек булды. Әлеге ярышта үзләрен күрсәткән “Журналистика”, “Прототипирование”, “Агач эшкәртү”, “Татар ашлары”, “Умартачылык” һәм “Парихмахер” компетенцияләрендә эшчәнлек күрсәткән укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Нобелевские надежды КНИТУ - 2016" 20.05.2016

10 - сыйныф укучылары Гарифуллин Илһам һәм Басыйров Дилүсләр IX Россиякүләм укучыларның фәнни - эзләнү эшләре конкурсы "Нобелевские надежды КНИТУ - 2016"ның математика номинациясендә үз эшләрен яклап II - урынны алып кайттылар. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, шатлык - куанычлар, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
“Талантлар парады” 20.05.2016

18.05.2016
“Талантлар парады”
Мәктәп укучылары районда үткән “Талантлар парады”нда катнаштылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Менә кемнәр алар:
7 сыйныф укучысы Кәримова Ләлә – фән олимпиадаларының муниципаль этапбында өч урын алды - рус теле, татар әдәбияты һәм татар теле фәннәре буенча призер һәм мәгариф идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
10 сыйныф укучысы Хәкимов Гамил – фән олимпиадаларының муниципаль этапбында ике урын алды – физикадан җиңүче, математикадан призер.
11 сыйныф укучысы Корбангалиева Әлфинә – фән олимпиадаларының муниципаль этапбында ике урын алды – рус теле һәм рус әдәбияты фәннәреннән призер.
Парапланда очу тугәрәгенә йөреп, парашюттан сикергән 11 сыйныф укучысы Нуриев Илсаф.
-
Иҗат отчеты концерты 18.05.2016

Иҗат отчеты концерты
Зур әзерлек белән мәктәпнең иҗат отчеты концерты булды. Концертта уку елы буена эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Матур шигырьләр һәм дәртле җырлар яңгырады, күңелләрне җилкетерлек биюләр башкарылды. Һәр тамашачы бәйрәмнән якты хисләр белән таралды.
-
“Ышаныч телефоны” 16.05.2016

“Ышаныч телефоны”
Мәктәптә “Ышаныч телефоны” акциясе буенча класс сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга әлеге тема буенча видеоролик күрсәтте, укучылар белән аның буенча фикер алышынды. Телефон белән куллану техникасы слайдларда яктыртылды һәм аларга аңлатма бирелде.
-
15 май – Халыкара гаилә көне 16.05.2016

15 май – Халыкара гаилә көне
Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәптә план нигезендә чаралар үтте. Әлеге чараларда укучыларга гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре турында мәгълумат бирелде. Сыйныф укучылары әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсиягә бардылар. Концертта әти-әниләргә багышлап чыгышлар ясадылар.














