Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
E-Mail: | tyuntar@yandex.ru; stun.blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
“Тормыш дәресләре” 25.11.2016
“Тормыш дәресләре”
Мәктәптә “Тормыш дәресләре” дип исемләнгән профориентация дәресләренең чираттагылары үтте. Башлангыч сыйныф укучылары белән очрашуга “Дуслык” җәмгыятендә эшләүче Йосыпова Гөлгенә килде. Ә 7-8 сыйныф укучыларына балта остасы, токарь Гарифуллин Рафис кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үз һөнәре турында сөйләде. 10 сыйныф укучылары тәрбияче һәнәре турында белешмә алдылар. Аларга бу һөнәр турында Шәрәфиева Рәсүлә аңлатты. 5 сыйныф укучылары кибеткә экскурсиягә бардылар һәм кибетче һөнәре турында күп кенә кызыклы мәгълумат алдылар.
-
Котлыйбыз! 24.11.2016
Котлыйбыз!
“Хезмәт” редакциясе коллективы мәктәбебездә кунакта булды. Алар «Без мәктәпкә барабыз” дип исемләнгән бәйге җиңүчесе – 5 сыйныф укучысы Иванова Эльвинаны җиңүе белән котларга килделәр. Шулай ук редакция хезмәткәрләре мәктәбебезнең яшь журналистлары белән дә очраштылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Оста куллы әнием 23.11.2016
Оста куллы әнием
Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәптә “Оста куллы әнием” дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Хокук атналыгы
23.11.2016
Хокук атналыгы
Хокук атналыгы кысаларында мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галимова Г.Р. 8-11 сыйныфлар өчен “Толеранлык нәрсә ул?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге сыйныф сәгатендә укучылар толерантлык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү турында сөйләштеләр. Ә 5-7 сыйныф укучылары өчен укытучы Габдрахманова И.Б. үткәргән “Балачакны кем яклар?” дигән информацион чарада укучылар балалар хокуклары белән таныштылар. Укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирелде, гражданлык бурычларын үтәү аша тормышта үз урыныннарын табарга кирәклеге искәртелде.
-
“Күркәм гаиләләр – 2016”
20.11.2016
“Күркәм гаиләләр – 2016”
Нөнәгәр мәдәният йортында үткән “Күркәм гаиләләр – 2016”бәйгесендә мәктәп укучылары һәм укытучылары матур чыгыш күрсәттеләр. Ә Нәкыйповлар, Фатыйховлар, Шәрәфиевлар һәм Газыймовлар нәселе, узган елгы бәйге йомгаклары буенча, истәлекле бүләк һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
Хокук атналыгы
19.11.2016
Хокук атналыгы
Полиция бүлегеннән мәктәп инспекторы Низамиева Л.Ф. башлангыч сйныфлар белән профилактик беседа үткәрде.
-
Лидерлар укуы
18.11.2016
Лидерлар укуы
6 сыйныф укучысы Нәкыйпова Нәргизә районда үткән лидерлар укуында катнашты.
-
Хокук атналыгы
17.11.2016
Хокук атналыгы
Хокук атналыгы кысаларында мәктәпкә очрашуга ПДН инспекторы Назипова Л.Г. һәм мәктәп инспекторы Низамиева Л.Ф. килделәр. Алар укучыларга яшүсмерләрнең хокуклары, алар арасында таралган хокук бозулар турында сөйләделәр.
-
Хокук белемнәре айлыгы 11.11.2016
Хокук белемнәре айлыгы
Ноябрь ае – мәктәптә хокук белемнәре айлыгы. Әлеге айлык кысаларында төрле чаралар, кызыклы очрашулар, интеллектуаль уеннар планлаштырылды.
-
Пожар куркыгычсызлыгы буенча инструктаж 10.11.2016
Пожар куркыгычсызлыгы буенча инструктаж