Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 164/Бездә 164 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе 19.06.2014

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Тантана күңелле концерт программасы белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында лицей директоры Л.Х.Закирова барлык укучыларга матур теләкләр теләп, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Шулай ук әти – әниләр, укучылар лицей дирекциясенә, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Алда сезне мавыктыргыч яңа дөнья көтә. Ул бераз куркыта да, үзенә дәшеп кызыктыра да. Барыгызга да алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын! Хәерле Юл сезгә! -
Соӊгы имтиханнар 11.06.2014

Бүген 11 нче сыйныф укучылары химиядән һәм җәмгыять белеменнән соӊгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырдылар.
-
«Дуслык» лагерендә мәзәкчеләр бәйгесе 05.06.2014

Бүген «Дуслык» лагерендә мәзәкчеләр бәйгесе үткәрелде. Иӊ кызык, иӊ күп мәзәк сөйләүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
«Дуслык» лагере 02.06.2014

Бүген «Дуслык» мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде.
-
«Хыял» хезмәт һәм ял лагере 02.06.2014

Бүген лицейда «Хыял» хезмәт һәм ял лагере эшли башлады.
-
"Дуслык учагы" 30.05.2014

Бүген лицеебызның бер төркем укучылары районда үткәрелгән «Дуслык учагы» балалар фестивалендә катнаштылар.
-
Туристик слёт нәтиҗәләре 29.05.2014

- Өлкән яшьтәге укучылар төркеме II урынны яулады
- «Туристическая викторина»конкурсында II урын яуланды
- «Дистанция – пешеходная связка» программа үтәлешендә өлкән яшьтәге укучылар III урын
-
«Күн туп» призына футбол 29.05.2014

«Күн туп» призына футбол ярышында 1998-1999, 2001-2002,2003-2004 нче елда туган кызлар, 2003-2004 нче елда туган укучы малайлар командалары I урынны яулады.
Молодцы Рамил Шамилевич, Рәсим Кадимович!
5 сыйныфта укучысы Апанова Айзилә, 6 сыйныфта укучы Хакимова Ландыш, 7 сыйныфта Закирова Зәлинә иң оста уенчылар булып танылдылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучыларныӊ моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
Укулар инде артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар , диңгезләрне кичәргә.
-
«Наркотикларсыз тормыш» 22.05.2014

«Наркотикларсыз тормыш» республикакүләм акциясенә кушылып лицейда тәрбия сәгатьләре, әӊгәмәләр үткәрелә.












