Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 164/Бездә 164 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
«Финанс грамоталыгы» 06.09.2014

Бүген лицейда «Финанс грамоталыгы» дигән баш астында сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Хокук саклау органнары белән очрашу 05.09.2014

Хокук саклау органнары белән элемтәбез дәвам итә. Бүген лицейда ПДН инспекторы Шакирова Л.М. һәм өлкән участок вәкиле Гыйлемҗанов Ф.Ш. булды. Алар укучылар белән очрашып укучыларның хокук бурычларын, законнарны аңлаттылар.
-
3 сентябрь – терроризм корбаннарын искә алу көне 03.09.2014

3 сентябрь – терроризм корбаннарын искә алу көне темасына сыйныф сәгатьләре узды.
-
Тигәнәктән сыннар 01.09.2014

Лицеебыз яны тигәнәктән ясаган сыннар белән әкият дөньясын хәтерләтә.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2014

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга
-
Грант ияләрен чын күңелдән котлыйбыз!
30.08.2014
Математика фәненнән укучыларының белем сыйфаты буенча Балтач районы мәгарифе данын республиканың инновацион уку йортлары арасында югары баскычка күтәрә алган, укытучылар коллективы белән заманча укыту технологияләрен гамәлгә кертүдә әйдәп баручы математика укытучысы Закирова Люция Харисовна - «Наш лучший учитель»
Сәләтле укучылар белән нәтиҗәле эш алып баруда, үзенең шәхси методик эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы Гилязов Ранил Фәритович - «Наш лучший учитель»
Лицейда хезмәт юлларын матур күрсәткечләр белән башлаган яшь белгечләр – тарих, җәмгыять белеме укытучысы Нигаматуллина Алсу Мөдәрисовна, физика, информатика укытучысы Хөрмәтуллин Ришат Рашитович - «Наш новый учитель»
-
Гүзәл мәктәбебез! 29.08.2014

Салавычым! Мәктәбең дә
Бүген ялт итеп тора,
Белем, тәрбия алырга
Бар баланы чакыра.
Мәктәптәге кабинетлар
Бар да чиста, яңарган.
Төзүче абый-апалар
Бик тә, бик тә тырышкан.
-
Эчке ремонт эшләре тәмамланды. 15.08.2014

Лицей бинасында эчке ремонт эшләре тәмамланды. Яңартылган керү алды, коридор, сыйныф бүлмәләре, спортзал, санузелда башкарылган эшләр сыйфатлы һәм зәвыклы булуы белән сокландыра.
-
Сингапур дәүләтендә 14.08.2014

1-7 август көннәрендә лицей директоры Закирова Люция Харисовна ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Educare” Сингапур компаниясе белән берлектә әзерләнгән “Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү» проекты кысаларында ерак Сингапур дәүләтендә белем күтәрү курсларында булды.
-
11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе 20.06.2014

Бүген 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Бәйрәмне лицей директоры Л.Х.Закирова ачып җибәрде, чыгарылыш сыйныфы укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Укучылар концерт номерлары аша лицей дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Беренче укытучылар, сыйныф житәкчеләре, тәрбия һәм укыту эшләре буенча директор урынбасарлары балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерде. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде.
Бүген 18 укучыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, лицеебызның горурлыклары булып калыгыз! Уңышлар юлдаш булсын сезгә!












