Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 175/Бездә 175 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Юбилеегыз белән, Рифат Равилевич! 01.04.2015

Лицеебызныӊ, озак еллар шофер хезмәтен башкаручы олы хөрмәткә лаеклы, игътирамлы, укучыларныӊ яраткан юлдашчысы булып торган Габделхаков Рифат Равилевичныӊ, бүген 50 яшьлек юбилее. Сезне кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан кѳндә, якты дѳньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, туган кѳнегез белән тәбриклибез. Киләчәк тормышыгыз борчу-мәшәкатьсез, куаныч-шатлыклар белән генә үтсен. Сезне бервакытта да сәламәтлек ташламасын. Балалар кайгысы күрмәгез.
Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомереңнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрең.
-
Котлыйбыз 31.03.2015

Республика «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабында 7 нче сыйныф укучысы Зарипов Инсаф “Конферанс” номинациясендә җиңеп III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде һәм ул Казан шәһәрендә йомгаклау этабында чыгыш ясаячак.
-
Канатлы дусларыбызны каршылап 31.03.2015

Канатлы дусларыбызны каршылап лицеебыз укучылары сыерчык оялары ясадылар.
-
«Подвигу жить в веках» район фәнни-практик конференциясе
25.03.2015
Бѳек Җиӊүнен 70 еллыгына багышлап «Подвигу жить в веках» район фәнни-практик конференциясе үткәрелде. Конференциядә 9 нчы сыйныфтан Хѳсәенова Зәлидә , 8 нче сыйныфтан Лапшина Алия катнашты. Лапшина Алия «Гаилә елъязмасы. Сугыш еллары кѳндәлегеннән» секциясендә призер булып танылды.
-
Каюм Насыйри исемендәге XXVIII регионара фәнни-эзләнү укулары
24.03.2015
Лицейныӊ бер тѳркем укучылары Каюм Насыйри исемендәге XXVIII регионара фәнни-эзләнү укуларында катнашты. 10 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Әлфис (укытучысы Хѳрмәтуллин Ришат Рашитович) , «Ветрогенератор» темасы астында якланган проект эше ѳчен 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды.
10 нчы сыйныфтан Хәбибуллин Рүзәл (укытучысы Гилязов Ранил Фәритович) «Бѳек Ватан сугышы», Александрова Оксана (укытучысы Фәрзиева Алсу Габделбәровна) «Татар теле», 9 нчы сыйныф укучысы Латыйпова Зѳлфия (укытучысы Нигаматуллина Алсу Мѳдәрисовна) «Краеведение» секцияләрендә уӊышлы чыгыш ясап грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Афәрин, кызлар! 21.03.2015

Район күләмендә үткәрелгән кызлар арасындагы баскетбол ярышында лицеебызныӊ кызлар командасы II урынга лаек булды.
-
Урман дәресләре 21.03.2015

«Урман дәресе» акциясе кысаларында лицейда ачык тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Ә башлангыч сыйныф укучылары өчен дәрес ачык һавада – лицеебызның яшь наратлар аллеясында узды.
-
Рәсем күргәзмәсе 20.03.2015

«Җиңүнең 70 еллыгын каршылап» укучылар тарафыннан рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
«Ветераннарга бүләк» 18.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сыйныфлар арасында «Ветераннарга бүләк» акциясе уздырыла. Чараның максаты: һәр класска тимурчылык итүче әби-бабайларга кулдан бүләкләр әзерләү һәм аларны тапшыру.
-
«70 еллыкны каршылап»
17.03.2015
«70 еллыкны каршылап» укучылар үзләре шефлык иткән өлкәннәр янында булып кайттылар.












