Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 175/Бездә 175 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
"Талантлар парады" 18.05.2016

"Талантлар парады"нда катнашып, профориентация юнәлешендә 10 нчы сыйныф укучылары Якупов Рәдис, Гасанова Ләйлә, 9 нчы сыйныф укучылары Бариев Риназ, Бәдегетдинова Эльвина, 8 нче сыйныф укучысы Рахматуллин Фәнис һәм 6 нчы сыйныф укучылары Хурматуллина Алсу, Михайлова Диана җиӊүче дипломнарына ия булдылар. Укытучылары Газизов Ф.Р., Латыйпова Г.Г.га рәхмәтебезне белдерәбез.
"Талантлар парады"нда конферанс Зарипов Инсаф, җырчыларыбыз Габдрахманова Әдилә, Назипов Нурзил, Хайруллина Фәнүзә, Дәминов Илдан чыгыш ясадылар һәм бүләкләнделәр. Шулай ук остазлары Шәйхелмарданов А.А. ка рәхмәт хаты тапшырылды. -
Эзтабарлар 17.05.2016

Буген лицейда 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булды.
-
15 май - Гаилә көне 16.05.2016

15 май - Гаилә көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан мәктәптә әхлак түгәрәге җитәкчесе Гөлшат Рашатовна, муниципаль полиция хезмәткәре Накипова Л.Ф. укучылар белән очрашты. Ул укучыларга гаилә кыйммәтләре, иртә гаилә төзүнең авырлыклары, гаилә әгъзаларының вазыйфалары турында сөйләде. Соңыннан укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 12.05.2016

Бүген лицейда участок вәкиле Зарипов Р.Ф., муниципаль полиция хезмәткәрләре Накипова Л.Р. һәм Низамиева Л.Ф. укучылар белән очрашуда булып, тәртип, җәйге яллар турында сөйләделәр.
-
"Леса Победы" 10.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган "Леса Победы" акциясе кысаларында лицей укучылары тыл ветераннары истәлегенә агачлар утырттылар.
-
“Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап” 08.05.2016

“Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап”
Мәрхәмәтле булыйк олыларга,
Миһербанлы булыйк кечегә.
Яхшы сүзебезне кызганмыйк без,
Дөньядагы һәрбер кешегә.
Лицей филиалы Биктәш башлангыч мәктәбе укучылары, Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, авылның иң өлкән кешесе - 8 бала анасы, күпьяклап сыналган, әмма сыгылмаган, тол калган тыл ветераны Михайлова Анна апада кунакта булып, гыйбрәтле, мәгънәле чыгышын тыңлап, аны Җиңү бәйрәме белән котлап кайтты.
-
Гарифуллин Файзулла абыйны бәйрәм белән котладык 07.05.2016

9 нчы май бәйрәме ул 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезнең беренче тынычлык көне. Ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм. Без- яшь буын, үсеп баручы буын батырларыбызны онытырга тиеш түгел. Лицей филиалы Сәрдегән башлангыч мәктәбе укучылары Гарифуллин Файзулла абыйны бәйрәм белән котладылар.
-
«Үлемсез полк» 07.05.2016

«Үлемсез полк» акциясеннән читтә калмадык
-
Җиӊү парады 07.05.2016

Җиӊү парады
-
JuniorSkills һөнәри ярышлары. 04.05.2016

Бүген лицейда JuniorSkills һөнәри ярышлары үткәрелде. Укучыларга 13 төрле һөнәр ияләре белән мастер класслар уздырылды.












