Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 62 воспитанника/ 62 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Ралли -Санки 2024/ Чана-Ралли 2024 27.01.2024
Чана-Ралли 2024! Зур рәхмәт коллективка матур чыгышы өчен!
-
Фликеры/ Яктырткыч элементлар 25.01.2024
Бүген балалар бакчасы күләмендә атна дәвамында узган" Үз кулларым белән фликер (яктырткыч элемент) конкурсына нәтиҗә ясалды.Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 100% катнашып, 12 бала призлы урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасында район "Юл хәрәкәтлеге иминлеге" ДБУ Казан шәһәре ТУ профилактика бүлегенең Балтач районындагы булекчәсе җитәкчесе Хадыева Лилия Мөхәмматовна да катнашты, балаларга "Саклап.ру" сайтынннан мульфильм күрсәтеп, әңгәмә уздырды.
-
Учим правила дорожного движения/Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 15.01.2024
Юл йөрү кагыйдәләре,
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән- имин яшәр өчен,
Ул безгә зур терәк.
Кечкенәләр төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен бик теләп өйрәнәләр. -
Уборка снега на участке/ Участокта карны көрәү 12.01.2024
Өлкәннәр һәм балалар участоктогы карны көрәү һәм уртак хезмәт эшчәнлеген оештыру максатыннан чыгып, хезмәт күнекмәләре формалашу, уңай мөнәсәбәтләр, характер үзенчәлекләре, эш оештыру күнекмәләре тәрбияләу бурычларын чиштеләр.
-
С Праздником!/Бәйрәм белән! 28.12.2023
Яңа елны без көтәбез,
Иң матур бәйрәм диеп,
Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,
Матур киемнәр киеп.
Шагыйрь язган шигырьләрне
Кыен түгел сөйләргә,
Тыңлый безне апалар да,
Әниләр, әбиләр дә,
Колагын куеп тыңлый
Хәтта Кыш бабабыз да!
Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә узган бик матур Яңа ел бәйрәм иртәсен күңелле үткәрдек. -
Итог республиканского конкурса "Я и Красная книга"/"Мин һәм Кызыл китап"республикакүләм конкурсының нәтиҗәләре 28.12.2023
"Мин һәм Кызыл китап" республикакүләм кул эшләре бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре Ильина Зинира, Хисамиев Рамилне чын күңелдән котлыйбыз, әти-әниләренә, тәрбиячеләренә зур рәхмәт белдерәбез! Алга таба да зур уңышлар сезгә, молодцы
-
С Новым Годом!/Котлы булсын Яңа ел! 27.12.2023
Яшел чыршы тирәсендә
Уйнап - җырлап йөрибез.
Яңа елны каршылыйбыз,
Рәхәтләнеп биибез. -
Неделя Русского языка 15.12.2023
Воспитанники старшей-подготовительной к школе группы вместе с воспитателями инсценировали сказку "Теремок"
-
День Конституции РФ/ Россия конституциясе көне 12.12.2023
Уртанчылар төркемендә 12 декабрь Россия конституциясе көне уңаеннан уртанчылар төркемендә тематик эшчәнлекләр узды. Балаларга күптәнге вакыйгалар, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен берләшкән ата – бабаларыбызның батырлыклары турында әңгәмә узды, картиналар күрсәтелде.Россиянең дәүләт символлары: флаг, герб, гимн турында белемнәре дидактик уеннар ярдәмендә ныгытылды.
-
Встреча/ Очрашу 04.12.2023
Бүген бакчабызда районыбызның күренекле шәхесе, шагыйрә, спорт мастеры, шашка буенча Дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева белән бик җылы очрашу булды. Ул үзенең казанышлары хакында балаларга сөйләде, аларны язмышка буйсынмыйча алга барырга өндәде.