Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 62 воспитанника/ 62 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Проведение "Всероссийского дня Эколят" 27.04.2024
Проведение "Всероссийского дня Эколят" /Бөтенрәсәй Эколята көнен үткәрдек.Табигатеезне саклыйк.
-
Родной язык/ И Туган тел, и матур тел 26.04.2024
Туган телен җырга салган Тукай,
Бар аһәнен, моңын сыйдырган.
Бүген дә бу җырны, гимн кебек,
Аягүрә басып җырлыйлар.
Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бик матур бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. -
Водяная/ Су анасы 26.04.2024
Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен,
"Туган тел" көнен билгеләп үтте. Шагыйрьнең иҗат җимеше булган әсәрләренә күргәзмә әзерләп, балалар таныштырылды. Балалар Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр, үзләре яраткан әкиятләренә рәсемнәр ясап күргәзмә оештырдылар. -
Волшебный лес/ Серле урман 26.04.2024
Апрель җитсә исемеңне
Җырына куша тургай,
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
Кечкенәләр төркеме балалары Габдулла Тукай туган көне уңаеннан "Серле урман" дип аталган бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. -
Созвездие- Йолдызлык 2024 24.04.2024
Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Созвездие-Йолдызлык" конкурсы кысаларында "Алло, без талантлар эзлибез" конкурсының финалына чыгып, район сәхнәсендә чыгыш ясап кайттылар. Молодцы, балалар!
-
Субботник/Өмә 19.04.2024
Бакчабызда бүген хезмәткәрләр көче белән язгы өмә оештырылды, зур рәхмәт аларга!
-
Формула Семьи/Гаилә формуласы 17.04.2024
"Гаилә формуласы" район бәйгесендә "Иң иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яулаган Апановлар гаиләсен котлыйбыз!
-
Солдат белән очрашу 16.04.2024
Бакчабызда бүген СВОдан ялга кайткан батыр солдат егет, Сабирзянов Расил белән бик җылы очрашу булды. Балалар батыр булу серләренә, илебезне саклау - иң зур бурычларның берсе икәненә төшенделәр. Бик зур рәхмәт, Расил, исән-сау, Җиңү белән кайтырга язсын сезгә!
-
Скворцы прилетели/Сыерчыклар кайттылар 05.04.2024
"Сыерчыклар кайттылар" темасына уртанчылар төркемендә кошларның төзелешен формасын өйрәнү максатыннан рәсем эшчәнлеге узды
-
Эвакуация 03.04.2024
Бакчабызда бүген гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуация ясау күнекмәсе үткәрелде. Хезмәткәрләр дә, балалар да бу күнекмәгә җаваплы карап, тиешенчә башкарып чыктылар