Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Юлда йөрергә өйрәник 20.01.2014
Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме "Юлда йөрергә өйрәнәбез" проекты кысаларында юл кагыйдәләре, билгеләре белән танышуларын дәвам итәләр.
-
Прогулка вакытында 08.01.2014
Әй, рәхәт тә соң урамда! Кыш бабайның чеметүеннән курыкмыйбыз, саф һавада рәхәтләнеп уйныйбыз.
-
Яңа 2014 нче ел белән! 01.01.2014
Яңа ел белән,туганнар!
Яңа ел белән, дуслар!
Яңа ел белән, күршеләр!
Яңа ел белән!!!
Кадерле дуслар! Сезне барыгызны да Яңа 2014 нче ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә тазалык-тынычлык, бәхет-шатлык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз! Ат елында аттай кешнәп, җир җимертеп эшләргә язсын! Күгебез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Кыш бабай 27.12.2013
Бигрәк юмарт булып чыкты әле Кыш бабай. Бәйрәмнәребез дәвам итә. Бүген беренче һәм икенче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме булып узды. "Кыш бабайның югалган бияләе" дип исемләнгән бәйрәм иртәсендә балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Куян кызы әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Яңа ел могҗизасы 27.12.2013
Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә дә балалар яратып көтеп алган "Яңа ел маҗаралары" булды. Яңа елда нинди генә маҗаралар булмый.
-
Кыш бабай килде кунакка 26.12.2013
Җепшетте, яңгыр ява дип тормады, Кыш бабабыз иң кечкенәләрнең икенче төркеменә кунакка килде. Балалар үзләренең һөнәрләрен Кыш бабайга күрсәттеләр.
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2013
Бик күп сорап аптыраткач
Тәрбияче апабыз:
“Бутыен киеп булса да,
Килер”, - диде, кыш бабагыз.
Урамда яңгыр яуганга карамастан Кыш бабай уртанчылар төркеменә килде. Бәйрәмдә балалар әкият куйдылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм азагында әти-әниләр белән әйлән-бәйләндә "В лесу родилась ёлочка" җырын җырлау нур өстенә нур өстәде. Әти-әниләребездә үзләренең балачакларына кайтып килделәр.
-
Кар бабай. 24.12.2013
Беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме Кар бабайның туган көнен саф һавада бик күңелле үткәрделәр.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 19.12.2013
Тиздән өр Яңа елга аяк басабыз. Төркемнәрдә Яңа ел бәйрәм иртәләренә әзерлек эшләре бара. Хуш киләсең Яңа 2014 ел! Төкле аягың белән!
-
Сыннар ясадык. 17.12.2013
2014 нче "Ат" елын каршылап бакчабызга кардан сыннар ясадык. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!