муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Профориентация буенча җыелыш 19.01.2016

8 нче сыйныфта профориентациядән тест нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр башта рус теленнән дәрес карадылар, ә аннары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәкиева Л.И. аларны тестлар нәтиҗәсе белән таныштырды.
-
Ата-аналар җыелышы 18.01.2016

7 нче сыйныфта профориентация буенча ата-анлар җыелышы узды. Башта алар биология фәненнән дәрес карадылар, аннары профориентация тестларының нәтиҗәсе белән таныштылар.
-
Концерт
17.01.2016
Пыжмара мәктәбе коллективы хәйрия концерты белән Арбор авылына барып кайтты. Авыл халкы безне бик җылы каршы алды, кайнар алкошлары белән сөендерде, күңелгә дәрт өстәде. Арборлыларга концертка килеп, Алинәнең һәм туганнарының кайгыларына битараф калмаганнары өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Кеше үз авыртуын белсә - димәк яши, әгәр кеше авыртуын белсә - кеше булып яши. Кеше кайгысына битараф калмыйк, кеше булып яшик.
-
Концерт
16.01.2016
“Яхшылык эшләргә ашыгыйк, яки Алинәгә Яңа ел бүләге” исеме астындагы хәйрия концерты белән Пыжмара төп белем мәктәбе Нөнәгәр авылына барды. Нөнәгәрләр безне бик җылы каршы алдылар. Аларга Алинәнең хәленә кергәне өчен, безгә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Изгелек эзсез калмый!
-
3 нче чирек 11.01.2016

Озын яллардан соң көч туплап, 3 нче чиреккә аяк бастык. Балаларга укуларында уңышлар теләп калабыз.
-
Кышкы каникул 09.01.2016

Кышкы каникул чорында мәктәптә чана, чаңгы, тимераякта шуу ярышлары узды.
-
Хәйрия концерты
07.01.2016
Мәктәп укучылары һәм укытучылары “Яхшылык эшләргә ашыгыйк, яки Алинәгә Яңа ел бүләге” хәйрия концерты белән Куныр авылына бардылар. Куныр һәм күрше авыл халкына безне аңлаганнары һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган игелекләрегез сезгә мең тапкыр артык кире кайтсын.
-
Яңа ел 26.12.2015

Яңа ел бәйрәмнәре узды. Балалар матур маскалар кигән, сценарийларга тырышып әзерләнгәннәр. Кыш бабай белән Кар кызы да балаларга күчтәнәчләр алып килделәр. Уку алдынгылары, олимпиадаларда урын алган балаларга бүләкләр бирелде. Бәйрәмнәр бик күңелле узды. Чыршы бәйрәменә бүләкләр алып килгән, шуның белән балаларны сөендергән дусларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Яңа елга әзерләнәбез
23.12.2015
Мәктәптә Яңа ел рухы хөкем сөрә, класслар бизәлгән, балалар номерлар кабатлыйлар, плакатлар ясыйлар. Ел саен бик теләп ясала торган сыннар өчен генә һава торышы уңай булмады. Ләкин аңа карамастан мәктәп каршыбызда бик күркәм чыршы үсеп чыкты. Хуш киләсең, Яңа ел!
-
Олимпиадалар нәтиҗәсе
23.12.2015
Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында мәктәпнең 6 җиңүчесе һәм призеры булды.
Зәкиева Гүзәл, 8 нче сыйныф, биология - җиңүче
Нәҗметдинова Зәринә, 4 нче сыйныф, рус теле - призер
Шакирова Илсинә, 5 нче сыйныф, рус теле - призер
Абрамова Алия, 7 нче сыйныф, рус теле - җиңүче
Сөләйманова Айзилә, 5 нче сыйныф, математика - призер
Шакирова Илсинә, 5 нче сыйныф, татар теле, җиңүче









