муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Көрәш
21.02.2016
Район үзәгендә узган көрәш буенча ярышта безнең укучы Ногманов Кәрим 40 кг авырлыктагы балалар арасында 3 нче урын алды! Афәрин, Кәрим!
-
Семинар 19.02.2016

Бүген Пыжмара төп белем мәктәбендә “Төп белем мәктәбендә һөнәри белемгә юнәлеш: авылда баланы социальләштерү” темасына районның мәктәп директорлары өчен семинар булып узды.
Укучылар кулы белән эшләгән эшләнмәләрдән күргәзмәне, музейны караганнан соң, кунакларны 5,7 сыйныфта укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре Илһамия Галимуллина, Рәмзия Латыйпова белән берлектә эшләгән фәнни-эзләнү, проект эшләре белән таныштырдылар.
Кунаклар 5нче сыйныфта җәмгыять белеме фәненнең “Сакчыл хуҗа-тормыш терәге” дәресеннән өзек карадылар.
Тарих укытучысы Рәзилә Кәримова дәрескә 15 балалы Хәбир белән Алсу Мөхәрләмовларны чакырган иде. Гаилә башлыгы алдынгы механизатор булуы өстенә балаларына җылы оекбаш һәм бияләй бәйләп киертүе бүгенге семинарда катнашучыларны битараф калдырмады, ул семинарда катнашучыларга бәйләвен дә алып килгән иде.
6нчы сыйныф укучысы Хафизов Р. Һәм 7нче сыйныф укучысы Гатиятуллина Г. әтиләре белән бергә тәрәзә нәкышләре ясый икән. Алар район директорлары алдында укытучылары Билсур Әхмәтханов белән берлектә мастер-класс күрсәттеләр. 5нче сыйныф укучысы Сөләйманова А. һөнәри белемгә юнәлеш бирү (профориентация) кабинетында печатникта эшләп күрсәтте.
Бу семинарга үз өлешен кертмәгән кеше калмагандыр мәктәптә. Семинар башлангыч сыйныфлар тарафыннан куелган ”Һөнәрләр аланына сәяхәт” спектакле белән дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре Әлфия Зәкиева һәм Рәзилә Сөләйманова кунаклар алдында эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәктәп җитәкчесе булып беренче елын гына эшләвенә карамастан Раниф Әхәтовның оештыру сәләтенең көчле булуын күрсәтүче дәлил иде бу семинар. Семинардан һәр кеше үзенең эш тәҗрибәсенә ниндидер өлге һәм күңеленә җылы хисләр алып киткәндер дип уйлыйбыз.
-
Парламент сәгате-2016 13.02.2016

"Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент сәгате узды. Пыжмара авыл җирлегенең башлыгы Җәләев Рафил Халиф улы дәрескә кунак буларак чакырылды.
-
Лыжня Татарстана-2016 13.02.2016

-
Нәфис сүз остасы
12.02.2016
12 февраль көнне үзәк китапханәдә нәфис сүз осталарының район бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 31 нәфис сүз остасы катнашты.Катнашучыларның иң яшенә 9, иң өлкәненә 69 яшь иде. Нәфис сүз осталары бәйге шартларына туры китереп Г.Тукай шигырен һәм башка шагыйрьнең әсәрен башкардылар.Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Галимуллина Ильвира 2 нче урын алды. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
Аҗаганга әзерләнәбез! 12.02.2016

23нче февраль алдыннан буласы "Аҗаган" ярышларына балалар әзерләнә башлады. Командалар стройда дөрес атлау күнекмәләрен ныгыталар, җыр кабатлыйлар.
-
Форпост ярышы 10.02.2016

Чепья авылында узган Г.А.Сидоров истәлегенә Форпост отрядлары арасында ярышлар узды. Безнең Пыжмара мәктәбе отряды командалар арасында I, автомат сүтеп коруда I, подтягивание ярышында I урыннар алып кайттылар! Афәрин!!! Молодцы!!!
-
Атналык
10.02.2016
Бүген рус һәм инглиз телләре атналыгы башланды. Атналык барышында укучылар өчен төрле конкурслар, олимпиадалар, бәйгеләр көтелә.
-
Котлау! 06.02.2016
Мәктәбебезнең автобус шоферы ШАМСУН ГЫЙМАДИЕВның февраль аеның матур бер көнендә олуг юбилее.
Хәерлесен бирсен сезгә Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз.
Насыйп булган куанычлар
Алып килсен туар таңнарыгыз.Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы. -
Концерт 05.02.2016

4 нче һәм 5 нче февральләрдә Бариева Алинәбезгә булышыр өчен оештырылган хәйрия концерты Балтач һәм Дорга авылларында булып узды. Килгән барлык тамашачыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Изгелек җирдә эзсез калмый!









