Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Каникуллар башланды! 30.10.2016

Көтеп алган көзге каникуллар да башланды. Укучылар бер атна буе ял итәчәк, имтиханнарга һәм олимпиадаларга хәзерләнәчәк һәм түгәрәкләргә йөрәячәк
-
"Сөмбеләдә кунакта" 27.10.2016

Башлангыч сыйныф укучылары "Сөмбеләдә кунакта" көз бәйрәме уздырдылар.Укучылар җыр-бию, сәнгатьле шигырь сөйләү буенча көчләрен сынадылар.
-
Көзнең матурлыгы яфракларда 26.10.2016

1-11нче сыйныфлар арасында "Көзнең матурлыгы яфракларда" конкурсы үткәрелде. Сыйныфлар көзге яфраклардан гына торган букетлар, паннолар ясадылар.
-
Азат Зыятдинов белән очрашу 17.10.2016
18 октябрь көнне Нөнәгәр мәктәбендә район, республика күләмендә билгеле шәхес Азат Зыятдинов белән очрашу булды.Мөхтәрәм кунак үзенең балачагы, мәктәп һәм студент чаклары, Түбән Камада эшләгән еллары хакында укучыларга бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Аларны авырлыклар алдында югалып калмаска, күңелеңә якын һөнәр сайларга чакырды. Татарстан Республикасына мөстәкыйллек алганда кемнәр белән эшләүләре, нинди хезмәтләр башкаруы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Ике сәгатьтән артык барган очрашу беркемне дә ялыктырмады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Мөхтәрәм кунак Нөнәгәрнең Кәшифә Тумашева музеенда булып, гаҗәпләнүен әйтте. Әлеге очрашуан һәркем канәгать калы. -
Имтиханнарга хәзерлек 15.10.2016

9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен кызу вакытлар килеп җитте. Алар имтиханнарга ныклап хәзерләнәләр, түгәрәкләр, консультацияләргә йөриләр.
-
Ветераннар белән очрашу 14.10.2016

Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара.Безнең мәктәптә дә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны хөрмәтләп зур кичә оештырылды. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Көзге табигатькә экскурсия 08.10.2016

-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучыларыбыз! 05.10.2016

Укытучыларыбыз!
Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,
Безне балагыздай күргән өчен.
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Күңелләргә шатлык биргән өчен. -
Үзидарә көне 05.10.2016

Бүген мәктәптә үзидарә көне. 10-11нче сыйныф укучылары үзләренең көчләрен укытучы һөнәрендә сынап карыйлар. Алар дәресләр укыта, тәнәфесләрдә тәртип саклый, дәфтәр тикшерә, гомумән, укытучылар эшли торган мең төрле мәшәкатьне үз җилкәләрендә татып карый.
-
Музейда әдәби кичә 04.10.2016

"Ак калфак" татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында Кәшифә Тумашева исемендәге музейда әдәби кичә булып узды.









