Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Ачык ишекләр " көне 30.11.2016

Бүген мәктәбебездә "Ачык ишекләр" көне. Әти-әниләр дәресләргә килеп, балаларның дәрестәге белемнәрен, күнекмәләрен өйрәнәләр.
-
Әниләр бәйрәме белән! 30.11.2016

1 класс укучылары әниләрен бәйрәм белән котлап матур кичә уздырдылар
-
Балалар оешмасы эшчәнлеге 29.11.2016

Һәр атнада "Фикердәш" балалар оешмасы дүшәмбе көнне җыелып атналык эшләрне карыйлар.
-
Бәйрәм белән, әниләр! 29.11.2016

Ана назы - жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып,
Гомер буе балкып торыгыз.
-
Дебатлар
26.11.2016
Хокук айлыгы кысаларында югары класс укучыларының дебатлары башланып китте. Алты команда укучыларны кызыксындырган политик, экономик мәсьәләләр буенча фикер алыша. Дебатлар барышында иң яхшы уенчылар билгеләнеп барыла. Өч уен барышында иң яхшы уенчылар булып Дәминова Илсинә, Габдрахманова Алинә, спикерлар буларак Аухадиева Резеда, Гайфетдинов Айнур, Гыйльфанов Ильмирлар үзләрен таныта алдылар. Уеннар дәвам итә.
-
Проект эшләре дәвам итә 26.11.2016

5 сыйныф укучылары Гыйбадуллин Фәсхетдин бабайның тормышын һәм сугышта үткән юлын өйрәнделәр. Фәсхетдин бабай бик батыр сугышчы була һәм сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ул- Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, күп сугышчан медальләр иясе. Проектның нәтиҗәләре белән мәктәбебез укучылары да таныштырылды. Җитәкчеләре: Гарипова Илүзә Икрам кызы
-
"Ал галстуклы вожатый" 24.11.2016

Кәшифә Тумашева исемендәге мәктәп музеенда Фәрт Гыйльмановның 90 еллыгына багышланган "Ал галстуклы вожатый" исемле пионер сборы уздырылды.
-
Профориентация буенча эш 24.11.2016

Мәктәптә профориентация буенча һәр айның дүртенче атнасында сыйныфларда мастер-класслар үткәрелә. Әти-әниләр бу чараны үзләренең һөнәрләренә багышлап үзләре уздыралар. 5нче сыйныта укучы балалары белән очрашуга укытучы һөнәрен сайлаган әти-әниләр килде. Алар балаларга һөнәрләрене турында сөйләделәр, дәрескә хәзерлек буенча мастер-класс үткәрделәр.
-
Кәшифә Тумашеваның 113 еллыгына багышланган тематик кичә 23.11.2016

Кәшифә Тумашеваның тууына 113 ел уңаеннан Нөнәгәр мәдәният йортында тематик кичә узды. Кичәне хәзерләүгә Нөнәгәр мәктәбе укучылары, укытучылары зур көч куйды
-
Район мәдәният хезмәткәрләре музейда экскурсиядә 23.11.2016

Татар театрына 110 ел, Кәшифә Тумашеваның тууына 113 ел уңаеннан К.Тумашева исемендәге мәктәп музеенда Балтач районы мәдәният хезмәткәрләренә экскурсия оештырылды.









