МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
Новости
«Яшь Кулибинчылар»
Опубликовано: 22.02.201716 февраль ГБМБУ «Норма урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Яшь Кулибинчы» укучылар фәнни-практик конференциясе үтте. Конференция кунаклары Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы, игенчелек өлкәсендә уйлап табучы Гыймадиев Насих Гозәер улы булдылар. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда, районның яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә булдылар. Конференция кысаларында мәктәпнең «Интеллект» укучылар фәнни оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.Укучыларның фәнни-практик эшчәнлегенә бәя бирделәр.
К списку новостей














