МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 406 учащихся/Бездә 406 укучы укый |
| У нас учат: | 48 педагога/Бездә 48 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Туган тел,сәнгать айлыгы 14.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына! Туган тел,сәнгать айлыгы кысаларында 7-8 класс укучылары арасында «Сугыш авазы еллар аша…» плакат конкурсы уздырылды. Җитәкчесе: сынлы сәнгать укытучысы Яруллина Гүзәл Рифкатовна.
-
Милли көрәш 13.04.2015

11 нче апрель көнне мәктәптә район күләмендә мили көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган тренеры Гарифуллин Васил Гаптелхәй улы призына 8 нче тапкыр ярышлар узды.
-
«Созвездие-Йолдызлык- 2015» конкурсының зона ярышлары 13.04.2015

Биектау муниципаль районы Шапши бистәсендә узган ярышларда Сабирова Әдилә, Хабибуллина Ландыш уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Каримова Ф.Р.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана 13.04.2015

10 нчы апрель көнне мәктәбебезнең 5-10 сыйныф укучылары “Җиңү ямен, җиңү тәмен Без белмәсәк, кем белер?” дип исемләнгән концерт прогрммасы белән чыгыш ясадылар.
-
“Җырлы-моңлы балачак” телевизион конкурсы 13.04.2015

Мәктәбебез укучылары Гатауллин Рамазан, Сабирова Әдилә, Ибнеева Диния, Хабибуллина Ландыш “Җырлы-моңлы балачак” телевизион конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Каримова Ф.Р. 15 апрельдән соң алар ТНВ каналында эфирга чыгачак.Укучыларыбыз өчен тавыш бирегез.
-
Чал тарихлы башкалам 10.04.2015

8-апрель көнне 4 сыйныф укучылары белән Файзрахманова Гөлназ һәм китапханәче Шакирова Гөлшат апалары әзерлегендә “Чал тарихлы башкалам” дигән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Фотолар...
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 08.04.2015

8 нче апрель көнне 7нче сыйныф укучылыры белән “Җиңү Дәресе” үткәрелде.
-
Баскетбол 08.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Кукмарада, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасы укучыларның X-Cпартакиадасы узды. Мәктәбебезнең баскетбол командасы III урынны яулап кайтты.
-
Каюм Насыйри 07.04.2015

3 нче апрель көнне Яшел Үзән шәһәрендә Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. 9 нчы А сыйныфы укучысы Әсхадуллина Гөлназ, “Татар теле – кагыйдәләрдә һәм гамәлдә” темасына чыгыш ясап, I дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде (җитәкчеләре – Әсәдуллина Э.В., Җәләева Г.Г.).
-
Татарча көрәш 06.04.2015

Тукай исемендәге җәмгыять призына 1997 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшүсмерләр арасында узган татарча көрәш ярышларында Гиматдинов Раиф (50 кг.) - I, Ганиев Ранил (55кг.) һәм Ганиев Айнур (+80кг.) - II, Галимуллин Илназ (70 кг.) – III урыннарны яулап кайттылар.














