МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Эвакуация 27.02.2013

Мәктәптә укучыларны өйрәтү максатыннан эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы 27.02.2013

26.02.2013 көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Файзрахманов Н.Н. катнашты. Җыелышта балаларның куркынычсызлыгы турында сөйләнде. Район, мәктәп приказлары белән таныштырылды. Мәктәпкә барганда һәм кайтканда озатучы һәм каршы алучы әти-әниләр билгеләнде, куллар куелды.
-
Укучыларга инструктаж үткәрелде 25.02.2013

22.02.2013 көнне районнан килгән приказ нигезендә укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Инструктаж үткәрелеп укучыларга куллар куйдыртылды. 25.02.2013 гомуми линейка мәктәп директоры Котдусов Г.Х. кабат укучыларга урамда, юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Зур класс укучылары кечкенә класслар белән бергә кайтырга кирәклеге әйтелде.
-
Котлыйбыз! 25.02.2013

Район күләмендә үткәрелгән инглиз теле буенча олимпиадада 4 класс укучысы Ситдикова Камилә (укытучысы Садикова А.Р.) 1 урын яулады. Молодец, Камилә!
-
Аҗаган -2013 22.02.2013

22 нче февраль көнне мәктәптә “Аҗаган” үткәрелде. Укучылар 2 ротага бүленеп пунктлар буенча ярыштылар. Иң соңгы пункт яшерелгән байракны табу иде. Байракны 2 рота тапты. Ярыш ахырында укучылар учакта пешкән бәрәңге, чәй, кабартма белән сыйландылар.
-
Әтиләр кичәсе 22.02.2013

20 нче февраль көнне мәдәният йортында “Әтиләр сүзе - акылның үзе!” дип исемләнгән кичә оештырылды. Кичәдә әтиләр сәхнәдә 2 командага бүленеп конкурсларда катнаштылар. Конкурс араларында әтиләр, бабайлар, балалар катнашында концерт номерлары күрсәтелде.
-
Акция 18.02.2013

Укучылар «Республике важен каждый» акциясендә актив катнаштылар. Җыелган канцтоварлар мәгариф бүлегенә тапшырылды.
-
"Форпост" ярышы 17.02.2013

Мәктәпнең "Форпост" отряды , Исмагилов М.Ф. җитәкчелегендә, район күләмендә үткәрелгән Г.А.Сидоров истәлегенә багышланган ярышларда катнашып, үз көчләрен сынадылар.
-
Шашка 15.02.2013

Укучылар арасында шашка ярышы үткәрелде.
-
"Гашыйклар көне 15.02.2013

14 февраль көнне мәктәптә "Гашыйклар көне" үткәрелде. Чарада укучылар актив катнаштылар












