муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422240, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул. Героя Сарвара, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-27-29 |
E-Mail: | detskiy.sosninskiy@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Соснинский детский сад" |
Руководитель: | Хасанова Алсу Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 50 обучающихся |
У нас учат: | 7 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Соснинский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Үрдәкләр тавы" уены 09.04.2025
Балаларның яратып өлгергән "Үрдәкләр тавы" уены бүген эшләмәде. Ни булган? Балалар белән җавап эзләдек, таптык - уенчыкның батарейкасы беткән.
Беткән батарейканы махсус савытка салып куйдык. Ә уенчыкка яңа батарейкалар куйгач, балалар бик куандылар, үрдәкләр дә таудан шууны дәвам иттеләр.
Нәниләр төркеме, 17 бала. #ЭКОВЕСНА2025 -
Сәламәт телдә-сәламәт акыл! 07.04.2025
Мәктәпкә әзерлек төркеме белән зурлар төркеме «Сәламәт телдә-сәламәт акыл» дип исемләнгән атналыкны кызыклы уеннар, эстафеталар белән башлап жибэрде.
-
Кошлар безнең дусларыбыз! 06.04.2025
Кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме белән кошлар турында әңгәмә булды, кызыклы уеннар уйнадык, сыерчык ояларын карадык. #ЭКОВЕСНА2025
-
Концерт куйдык - биедек тә, җырладык та! 04.04.2025
Сосна балалар бакчасы, авылыбыз өчен матур, искиткеч, кызыклы, концерт куйды! Матур чыгышлары өчен балаларга, әти-әниләргә, бакча коллективына бик зур рәхмәт!
-
Сыерчыкларга оя куйдык! 24.03.2025
Сыерчыкларга оялар куйдык! Рәхим итегез, кошкайлар! Акциябездә Дәүләт табигать тыюлыгының "Балтач" регионы белгече Муллагалиев Азат Нурмөхаммәт улы да катнашты!
-
Тәрәз төбемдә бакча! 14.03.2025
Нәниләр төркеме балалары "Тәрәзә төбендә бакчам" проекты кысаларында суган утырттылар.
-
Чаңгыда узыштык! Соревнование по лыжным гонкам. 05.03.2025
Бүген балалар бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркемендә чаңгы ярышы үтеп китте! Балалар рәхәтләнеп ярыштылар, соңыннан алар грамота, медаль белән бүләкләнделәр! Әфәрин, балалар!
-
Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы узды 27.02.2025
Сосна балалар бакчасында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы узды. Һәр төркем солдатлар, моряклар, санитарлар булып киенеп, стройда атлап йөрүдә, командирлар ярышында, патриотик җыр башкаруда һәм уеннар барышында үзләренең осталыкларын күрсәтте. Җиңүче команда кубок белән, һәр катнашучы бала медаль белән бүләкләнде.
-
Нәниләрдә "Ачык ишекләр" көне 20.02.2025
Нәниләр төркемендә үткән «Ачык ишекләр» көненнән матур мизгелләр. Әти - әниләр бик теләп балалар белән бергә шөгыльләнделәр,. Балаларга бик күңелле hәм файдалы булды.
-
«Солдатка посылка» акциясендә катнаштык. 18.02.2025
Әти - әниләр, бакча коллективы «Солдатка посылка» акциясендә катнаштык. Җыелган гуманитар ярдәмне зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре, әтиләре волонтерларга тапшырдылар. Волонтерлар белән очрашу балаларда зур кызыксыну уятты. Акциядә катнашкан һәр гаиләгә, бакча коллективына зур рәхмәт.