Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Уртанчылар төркеме 29.03.2022

Без уртанчылар төркеме балалары белән бакчабызның музеенда булдык. Биредә шактый ук кызыклы, бай тарихлы экспонатлар бар. Шуларның берсе озак еллар районыбызны җитәкләгән, элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бүгенгесе көндә Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов үскән арба-бишек тә бар. Балалар да, килгән кунаклар да шушы экспонат белән кызыксына. Ул, чыннан да искитмәле, яхшы сакланган һәркемне үзенә тартып тора. Әнисе Сара апа, шөкер бүгенгесе көндә исән сау. Иптәше Готыф абый белән күп бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге арба-бишектә үскән һәрберсенә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Аларның дус, тату гаиләсе турында авылдашыбыз Бакый Зиятдинов язган "Рәхмәт сиңа, Хәсәншаих!" китабы ага таныштык. Безнең балалар бакчасына Сара апаның оныгы Гүзәлия дә тәрбияләнде. Рәхмәт һәм ихтирам йөзеннән әлеге бишек-арба безнең музейга Сара апаның бүләге. Шуңа да ул бик кадерле ядкәребез.
-
Уртанчылар төркеме 28.03.2022

Уртанчылар төркеме балалары белән, татар халкы тарихы белән бәйле истәлекле урыннар, табигать һәйкәләре, туризм үзәкләре буйлап сәяхәт турында булган "Юлчы" тапшыруынын 2021 елда, Карадуган авылында төшерелгән чыгарылышын карадык. Карадуган авылы, шулай ук безнен авылыбызда урнашкан Себер тракты тарихы, Муса Җәлил исемендәге музей белән таныштык. Бакчабызда урнашкан "Балачак иле" музеендагы экспонатларны карадык, алар хәтеребездә яңартык.
С детьми средней группы, просмотрели выпуск программы "Юлчы", который был снят в деревни Карадуван. Дети познакомились с историей происхождения нашей деревни, музеем Мусы Джалиля, расположенным в деревни Карадуван, а также просмотрели видеосюжет, который был снят в нашем детском саду, в музее "Балачак иле".
-
25.03.2022

Бүген бакчабызда халкыбызның милли бәйрәме Нәүрүз булып узды.
Эйдә кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә!
Сегодня дети средней и подготовительной группы провели весенний праздник Науруз.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 24.03.2022

Бакчабызда, милли бәйрәмнәр белән беррәттән, милли музыка уен кораллары белән дә танышып, халык традицияләрен яңартабыз. Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр уен коралы -гармунга багышлап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыкадан эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында балалар, бик кызыксынып, уен коралларында уйнадылар., гармун турында эңгәмәдә катнаштылар, татар халык биюен башкардылар.
Гармун уйныйм,
Гармун уйныйм
Хаман гармун уйныйм мин
Остарып җиткәч барсын да
Биетергә уйлыйм мин.
В нашем оркестре всего понемножку:
Звенит треугольник, запели гармошки.
Вот как пальчики шагают
И по кнопочкам играют
Раздвигаются меха -
Веселись, моя душа!
-
Логопед 23.03.2022

Элек-электән татар хатын-кызлар күп эшләренә оста булган. Бүгенге көндә дә кул хезмәте үзенең кыйммәтен югалтмый. Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары тегү- чигү һөнәре серләренә кечкенәдән өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Кул хезмәтенең бу төре балаларның кул чуклары хәрәкәтен камилләштерүгә зур йогынты ясый. Балалар яратып башкарган эш вакытында логопед шөгылендә алган белемнәрне дә кабатлыйбыз, ныгытабыз.
Девочки подготовительной группы вместе с учителем логопедом Лилией Ринатовной познают секреты швейной машинки. Как шить на ней, какие есть способы шитья на машинке.
-
II кечкенәләр төркеме 22.03.2022

Һөнәри юнәлеш планы нигезендә, кечкенәләр төркеме балалары белән, шәфкать туташы һөнәре белән танышу максатыннан, Карадуган авылы фельдшер -акушерлык пунктына экскурсиягә бардык. Флера апай, балаларга үзенең хезмәте турында сөйләде, эш урыны, эш интсрументлары белән якыннанрак таныштырды. Без аның хезмәтенә карата ихтирам тәрбияләдек.
С целью формирования у детей элементарных представлений о работе медицинской сетры, закрепление знаний детей о профессии медицинской сетры, интсрументах, медицинского оборудования, развития у детей наблюдательности, с детьми младшей группы были в медпункте.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 21.03.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән почта таратучы хезмәте белән танышу өчен почтага экскурсия оештырдык. Балалар Гүзәлия апаларына кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Почтальонка Гузалия апа познакомила детей с красивыми детскими журналами.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 18.03.2022

Бакчабызда ел дәвамында районыбыздан чыккан данлыклы шәхесләр белән таныштыру эше дәвам итә. Күренекле райондашыбыз архитектор Равил Габдрахман улы Фәхретдиновның иҗаты беән тирәнтен өйрәнү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Балтач мәктәбенең музеена төштек, аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык.
Ул Карадуган белән Таузар авыллары арасындагы басуда "Әүлия кабере" н ачыклаучы да. Шулай у Сосна Пүчинкәсе авылында Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүнә абыстайның каберен тәгаенләүне һәм аңа таш куйдыруны оештыручыларның берсе. Без аның шундый изге эшләре турында балаларга сөйлибез. Аның "Татар угълы татармын" китабын бик теләп эшебездә кулланабыз.
-
18.03.2022

Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Хасанова Илүзә Фидарисовна район күләмендәге үткәрелгән "Яшел ут-2022" Республика смотр-конкурсында катнашып, 3 урынны яулады.
Поздравляем воспитателя Хасанову Илюзу Фидарисовну с призовым местом на районном конкурсе "Зеленый огонек-2022".
-
Уртанчылар төркеме 17.03.2022

Бүген без уртанчылар төркеме балалары белән Татарстанның халык язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың туган көне уңаеннан шагыйрәнең китап күргәзмәсен оештырдык. Балалар яраткан шагыйрә апаларының "Эшләп ашый", "Әниемнең кызы юк бит" шигырьләрен яттан сөйләп, "Солдатлар" җырын җырладылар. Алда да безне матур, эчтәлекле күргәзмәләр, очрашулар көтә.
Дети средней группы в честь дня рождения Клары Булатовой организовали выставку ее книг.








