Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
II кечкенәләр төркеме 06.04.2022
Кечкенәләр төркемендэ табын янында матур утыру эдэбен ойрэту максатыннан энгэмэ,уен-ситуациялэр оештырылды. Балалар белэн ашаганда остэл янында утыру кагыйдэлэрен ойрэнуне дэвам итеп,эдэплелек,эхлаклылык сыйфатларын тэрбиялэдек,балаларнын бэйлэнешле сойлэм теллэрен устеру остендэ эш алып бардык.
С целью формирования навыков поведения за столом в различных ситуациях приёма пищи, изучения образцов речевого этикета,применяемых за столом,играем в различные игры-ситуации,проводим беседы,читаем художественную литературу.
-
Уртанчылар төркеме 06.04.2022
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай "Өзелгән өмид" шигырендә шундый юллар язып калдыра. Менә мондый йөрәк тетрәткеч шигъри юллар аның мохтаҗлыкта, ятимлектә үткән тормышын, ана мәхәббәте күрмәгән сабыйның кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп йөрү елларын искә төшерүдән туалар. Бүген без, уртанчылар төркеме балалары белән Габдулла Тукайның энисе Бибимәмдудә турында сөйләштек. Булачак шагыйрьгә биш ай чакта аның атасы үлуе,чама белән бер-ике елдан соң, анасы Сасна Пучинкәсе авылындагы бер муллага кияүгә чыгып, Габдулланы үз авылларындагы Шәрифә исемле бөтенләй чит бер карчыкка асрамага биреп калдыруын Һәм аның балачагы бер кешедән икенче кешегә йөреп үтүен аның автобиографик "Исемдә калганнар"хикәясеннән укып таныштык. Шулай ук шагыйрнең әнисе Мәмдүнә Балтач районы Сасна Пүчинкәсендә җирләнгәнлеген белдек һәм аның каберенең фотосүрәтен карадык. Балалык рәхәтеннән,бәхетеннән мәхрүм ителгән Тукай күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша безгә тапшырып кала алуына без бик шатбыз.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 06.04.2022
Бездә кунакта Әлмәт курчак театры.
У нас в гостях Альметьевский кукольный театр.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 05.04.2022
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Наза" фольклор түгәрәге эшләп килә.Балалар белән халкыбызның милли уеннарын уйныйбыз. Алар "Кәрия-Зәкәрия", "Зилем-зиләле", "Түбәтәй" жырлы-биюле уеннарын бигрәк тә яратып башкаралар.
С детьми играем в национальные игры татарского народа. Они исполняют песенно-танцевальные игры "Кәрия-Зәкәрия"," Зилем-зиләле"," Түбәтәй".
-
Уртанчылар төркеме 05.04.2022
Бүген уртанчылар төркеме балалары белән без ана телебездә сөйләм телен камилләштерүне үстереп, анимацион этюдлар аша мультфильм төшердек.Өстәмә белем бирү эшчәнлегебезнең исеме Мульт-студия "Art-сәләт". Эшчәнлек 4-5 яшьлек балалар өчен уздырыла. Эшчәнлектә балалар теләп, бик кызыксынып шөгыльләнә. Эшчәнлек өчен рәсемнәрне УМКдан файдаланабыз. Бүгенге эшчәнлегебезнең максаты итеп, әдәпнең яхшы гадәт булуына аңлатма биреп, балаларда бары тик матур гадәт-холыклар булдыруга нигез салып, изгелек, яхшылык эшли белүнең һәр кешене бизәүче сыйфат булуын төшендерү иде.
А теперь - пора мультфильмов,
Как нам мыслить изобильно.
Новый день не за горами -
Мультики мы снимем сами! -
Мәктәпкә әзерлек төркеме 05.04.2022
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Тыйнаклык" төшенчәсе белән тирәнрәк таныштыру максатыннан әңгәмә оештырылды. Балалар белән мактану, кыланчыклыкның тискәре сыйфатлар икәне турында сөйләштек, тыйнак, итагатьле булу кирәклеген төшендердек.
В подготовительной к школе группе была организована беседа с целью более глубокого ознакомления с понятием "скромность". Мы говорили с детьми о том, что хвастовство, хамство-это отрицательные качества, что нужно быть скромным, послушным.
-
Уртанчылар төркеме 04.04.20221апрель-Халыкара кошлар көне.Без, уртанчылар төркеме белән гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үттек.Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә табигать,кошлар гаять зур роль уйный.Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде.Кошларны саклыйк,оялар ясыйк,җимлекләр элик!Работа над проектом "Весна.Птицы" принесла ребятам большую радость и удовлетворение.Они поняли,что участвуют не только а интересном,но и очень полезном деле.У детей проявились добрые чувства,желание прийти на помощь всем.
-
II кечкенәләр төркеме 01.04.2022Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстан Республикасында мэктэпкэчэ яшьтэге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Шуңа күрә «Салават күпере»бәхетле һәм гамьсез балачак елларының матур символына әверелгән.«Салават күпере» журналы нәни укучыларының кызыксыну даирәсен, теләк-омтылышларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып әзерләнә. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә."Салават купере"журналындагы кызыклы экиятлэрне безнен балалар яратып тынлыйлар,торле кызыклы биремнэрне эшлилэр.Балалар белэн,журналда чыккан конкурсларда да бик телэп катнашабыз. Шулай ук hэр санда сабыйлар очен- уеннар,ябыштыргычлар hэм файдалы видеолар тупланган."Салават күпере" – это лучший журнал для детей дошкольного возраста.Дети младшей группы, с нетерпением ждут каждый новый выпуск журнала.Интересные поделки, раскраски, игры, наклейки, сюрпризы и конкурсы с дорогими призами — все это можно найти в выпусках журнала "Салават күпере".
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 01.04.2022
Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле диелә татар халык әйтемендә. Без үз эшчәнлегебездә үзенең иҗатын татар милләтенең телен, мәгърифәтен үстерүгә багышланган олы шәхесебез Каюм Насыйри мирасын еш кулланабыз. Каюм Насыйри балаларда туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 01.04.2022
Бүгенге көндә мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларны тәрбияләүдә Каюм Насыйриның“Китап-әт-тәрбия” китабы өстәл китабына әверелде. Шушы китапта тупланган үгет-нәсыйхәтләрне кулланып балаларны тәрбияләргә тырышабыз.