Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Логопед 23.03.2022
Элек-электән татар хатын-кызлар күп эшләренә оста булган. Бүгенге көндә дә кул хезмәте үзенең кыйммәтен югалтмый. Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары тегү- чигү һөнәре серләренә кечкенәдән өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Кул хезмәтенең бу төре балаларның кул чуклары хәрәкәтен камилләштерүгә зур йогынты ясый. Балалар яратып башкарган эш вакытында логопед шөгылендә алган белемнәрне дә кабатлыйбыз, ныгытабыз.
Девочки подготовительной группы вместе с учителем логопедом Лилией Ринатовной познают секреты швейной машинки. Как шить на ней, какие есть способы шитья на машинке.
-
II кечкенәләр төркеме 22.03.2022
Һөнәри юнәлеш планы нигезендә, кечкенәләр төркеме балалары белән, шәфкать туташы һөнәре белән танышу максатыннан, Карадуган авылы фельдшер -акушерлык пунктына экскурсиягә бардык. Флера апай, балаларга үзенең хезмәте турында сөйләде, эш урыны, эш интсрументлары белән якыннанрак таныштырды. Без аның хезмәтенә карата ихтирам тәрбияләдек.
С целью формирования у детей элементарных представлений о работе медицинской сетры, закрепление знаний детей о профессии медицинской сетры, интсрументах, медицинского оборудования, развития у детей наблюдательности, с детьми младшей группы были в медпункте.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 21.03.2022
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән почта таратучы хезмәте белән танышу өчен почтага экскурсия оештырдык. Балалар Гүзәлия апаларына кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Почтальонка Гузалия апа познакомила детей с красивыми детскими журналами.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 18.03.2022
Бакчабызда ел дәвамында районыбыздан чыккан данлыклы шәхесләр белән таныштыру эше дәвам итә. Күренекле райондашыбыз архитектор Равил Габдрахман улы Фәхретдиновның иҗаты беән тирәнтен өйрәнү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Балтач мәктәбенең музеена төштек, аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык.
Ул Карадуган белән Таузар авыллары арасындагы басуда "Әүлия кабере" н ачыклаучы да. Шулай у Сосна Пүчинкәсе авылында Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүнә абыстайның каберен тәгаенләүне һәм аңа таш куйдыруны оештыручыларның берсе. Без аның шундый изге эшләре турында балаларга сөйлибез. Аның "Татар угълы татармын" китабын бик теләп эшебездә кулланабыз.
-
18.03.2022
Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Хасанова Илүзә Фидарисовна район күләмендәге үткәрелгән "Яшел ут-2022" Республика смотр-конкурсында катнашып, 3 урынны яулады.
Поздравляем воспитателя Хасанову Илюзу Фидарисовну с призовым местом на районном конкурсе "Зеленый огонек-2022".
-
Уртанчылар төркеме 17.03.2022
Бүген без уртанчылар төркеме балалары белән Татарстанның халык язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың туган көне уңаеннан шагыйрәнең китап күргәзмәсен оештырдык. Балалар яраткан шагыйрә апаларының "Эшләп ашый", "Әниемнең кызы юк бит" шигырьләрен яттан сөйләп, "Солдатлар" җырын җырладылар. Алда да безне матур, эчтәлекле күргәзмәләр, очрашулар көтә.
Дети средней группы в честь дня рождения Клары Булатовой организовали выставку ее книг.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 16.03.2022
"Әлмәндәр варислары" Шәүкәт Биктимеров исемендәге Халыкара театр иҗаты онлайн конкурс фестивальдә катнашып Гарифуллина Сәфинә 1 урынга лаек булды.
Поздравляем Гарифуллину Сафину, занявшее призовое место в Международном онлайн-конкурсе фестиваль театрального творчества имени Шауката Биктимерова" наследники Альмандара.
-
Русский язык 15.03.2022
Хлопают в ладоши
Дружные матрешки.
На ногах сапожки,
Топают матрешки.
Влево, вправо наклонились,
Всем знакомым поклонились.
Девчонки озорные
Матрешки расписные.
В сарафанах пестрых
Вы похожи словно сестры.
Ладушки, Ладушки
Веселые матрешки.
С детьми посмотрели познавательный видеоролик "Жила-была матрешка", а потом раскрасили сови матрешки.
-
II кечкенәләр төркеме 14.03.2022
Балаларга халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт уятуда аларны әкиятләрне рольгә бүлеп уйнау бик отышлы алым. Балалар рольгә кереп матур итеп уйныйлар, геройларны дөрес чагылдырырга өйрәнәләр, әкиятләрнең эчтәлеген исләрендә калдыралар.
Стоит в поле теремок, теремок
Он не низок, не высок, не высок.
Вот по полю, по полю мышка бежит,
У дверей остановилась и стучит.
Играя в маленькие сцены дети учаться задавать вопросы, отвечать на них.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 11.03.2022
Для Казани нет прекрасней
И важнее места, чем
Гордость духа, радость сердца -
Древний наш Казанский Кремль.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Казан шәһәренең иң матур, тарихи урыны Кремль турында күзаллауларын арттыру максатыннан "Казан хәзинәсе" өстәл уенын уйнадык.