Бүген безнен бакчабызда"Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары " темасына Республика семинары узды. Семинар барышында "Уйный-уйный үсәбез" проекты нигезендә нәшер ителгән эш дәфтәрләренен презентациясе тәкьдим ителде. Алар буенча балалар бакчалары өчен методик әсбаплар авторы, фәнни җитәкче Закирова Вәлиевна җитәкчелендә эшләүче, эш дәфтәрләренен авторлары Шиһабиева М. Г., Гәрәфиева Г. З., Сафиуллина Г. М., Шакирова Э. В. чыгыш ясады. Эш дәфтәрендә эшчәнлек барышын бакча тәрбиячеләре Нигматуллина Р. Ф., Набиева А. Х. күрсәтте.
Семинар барышында ТР Дәүләт Советы депутаты, АНО "Бала-сити" генераль директоры Насырова А. М. чыгыш ясады. Шулай ук семинар эшендэ балалар язучысы Йолдыз Шарапова. Килгән кунаклар бакчада түгәрәк эшчәнлекләре, музей белән таныштылар.
Семинарда катнашкан тәрбиячеләр биредә оештырылган күргәзмә- сатудан эш дәфтәрләре, сүзлек, балалар өчен матур әдәбият, халык авыз иҗаты тупланмалары сатып ала алдылар.